Газетага язылу

Өстәмә пенсия булдыру эшенең башланып китүе турында билгеле булды

Россиядә дәүләт катнашында яңа пенсия программасын булдыру буенча эшли башлаганнар. Акчаны аңа башлыча яки тулысынча эш бирүче җибәрәчәк. Эшкә урнашканда, хезмәткәр программага автомат рәвештә эләгәчәк. Шул ук вакытта аннан чыгу хокукына да ия булачак. “Известия”, Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары илкүләм ассоциациясе (НАПФ) президенты Сергей Беляков сүзләренә таянып, шул хакта яза.

Яңа программа хәзерге вакытта гамәлдә булып килгән акчаны озак сроклы саклау программасы (ПДС) белән бер үк вакытта гамәлгә ашырылачак. Әмма аермасы бар: ПДС кешене акча туплауга кызыксындырып, елына 36 мең сумга кадәр дәүләттән акча өстәлүен күздә тотса, яңа программа буенча хезмәткәрләргә һәм компанияләргә салым ташламалары ясалырга мөмкин.    

Эш бирүченең акчаны хезмәткәрнең дәүләтнеке булмаган пенсия фондындагы аерым счетына күчереп баруы көтелә. Шуннан фонд бу акчаларны инфляциядән саклау һәм ишәйтүгә инвестицияләнәчәк. Пенсиягә чыгу яшенә җиткәч, акчаны счеттан алып булачак.

НАПФ президенты билгеләп үткәнчә, Россия Хезмәт һәм социаль яклау, Икътисадый үсеш, Финанс министрлыкларының башлангычы уңай яктан бәяләнгән. Программаны эшләп бетереп киләләр инде. Ул быел  быел көзен Хөкүмәткә карауга җибәреләчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре