Газетага язылу

Путин мәктәп һәм институтларны терактлардан саклауны көчәйтергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин көч ведомстволарына мәгариф һәм социаль системада куркынычсызлык чараларын көчәйтергә кушты.

Дәүләт җитәкчесе сүзләренчә, балалар, яшь буын – илнең киләчәге.

«Безнең дошманнарыбыз террорчылык актлары алдында туктамый, дип әйтә алабыз, Старобельскидагы тулай торакка һөҗүмне дә күздә тотам. < > > Тагын бер тапкыр махсус хезмәтләр һәм барлык көч структуралары җитәкчеләренең игътибарын террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны, гомумән бөтен мәгариф һәм социаль системада куркынычсызлыкны көчәйтергә кирәклегенә юнәлтәм», - дип яза ТАСС Путин сүзләренә сылтама белән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре