Инде ике дистә елдан артык мин Лилия Гыйбадуллина иҗатын күзәтеп барам. Минемчә, ул – бүген иң көчле шагыйрәләребезнең берсе. Ул гына да түгел, Лилия үз сүзе, үз өслүбе булган прозаик та, драматург та. Ләкин ул миңа иң беренче нәүбәттә шагыйрь буларак кызыклы.
Беренче китабы ук күңелемне җәлеп итте, кабатланмас шигырь өермәсе мине бөтереп алды. Унҗиде яшьлек кызыкайның беренче тәҗрибәләрендә үк иҗат мәсләге, көрәш программасы, яшәеш максаты ачык белдерелгән иде.
Минем канда.
һуннар тарих даулый,
Идел-судан ташлар калка, колмак бата.
Болгар бабаларыбыз Киев кенәзе белән килешү төзи: без колмак суда батканчы, судан таш калыкканчы (мәңгегә!) дус булып яшәрбез, ди ике як та. Ләкин күп тә үтми, бу ант, әлбәттә, бозыла.
Минем канда
бәддогалар бәргәләнә,
тамырлардан ташып тарих кайный.
Шагыйрә ни өчен каргышларны искә төшерә? Бәддогалар укымас иде ул, аның канында, күңелендә олы рәнҗеш ята, тарихтагы хаталар, гаделсезлекләргә аның җаны сыза. Шулай. Шагыйрьләр һәрвакыт үз халкының хәтерен тәшкил иткән. Бернәрсә дә онытылмый. Тарих сабаклары шагыйрь йөрәге аша уза, шигырьләргә күчә.
Тузан сарган гасыр тәрәзләрен
тибеп ачты вакыт өермәсе.
Шагыйрәнең күңелендә купкан хисләр шулай итеп вакыт өермәсенә әверелә.
«Уфалла»сысын тарткан илгә карап,
Сукбай эттәй килә бер өрәсе.
«Уфалла» арбасы төрле фикерләр уята. Беренче карашка, ул чорлар бүтән кайтмаска артта калды, ә төптәнрәк уйлап баксаң, без һаман шул символик «уфалла»ны тартабыз түгелме соң? Шагыйрә үзен сукбай хәлендә тоя икән, моңа һич тә гаҗәпләнәсе түгел. Мин әле Зөлфәт белән дә аваздашлык күрәм: «...илдә эт булсаң да ярый, тик ил өчен кирәк өрергә!»
Лилия метафоралар шагыйре, аның иҗатын аңлар өчен белемле, зыялы, мәгълүматлы булырга кирәк. Астарлы сүзенең төбенә төшкәннән соң энҗе тапкан гаувас кебек шатланасың – шигырь уку бәхете шул бит инде ул. Һәр шигырь – нәни генә ачыш. Лилиянең иҗаты шундый ачышлардан тора. Шундый шагыйрәбез булуына куанмый мөмкин түгел.
Җиде юл чатында – кыршауда,
Тилмереп, тышаулы ат тора.
Ул җансыз, ул хәлсез, ул ялгыз,
Далада дагасы югалган,
Догасы урланган.
Бу бичара ат – кайчандыр дөнья тоткан татарның шигъри сурәте. Никадәр үкенеч бу шигырьдә, никадәр әрнү!
Лилия Гыйбадуллина эзләнә, аның иҗаты сурәтләр, ассоциатив чагыштырулар, ишарәләр, кинаяләр белән тулы. Аның иҗатында ике фәлсәфи тема чагыла. Берсе – лирик каһарманның ялгызлык хисенә уралуы:
Минсезлек.
Мин минсез калада.
Икенчесе – «вакыт»:
Шыбыр тиргә батып,
Вакыт печән чаба.
Бу сурәтне ничек күз алдына китерергә? Әмма без аңлыйбыз: гомерләр тиз үтә, әле генә тиргә батып печән чапкан авыл ирләре инде офыкка кереп югалды, алар һичкайчан да кире кайтмас. Һәм шулкадәр моңсу булып китә. Гомернең безгә фәкать вакытлыча бирелгәнен шагыйрьләр генә аерымачык тоя, мөгаен.
Вакыт чишмәсенең салкын суын
Таң җилләре чайпалдырып түксен.
Яисә:
Өзелергә, өзлегергә тора
Җанны тышаулаган вакыт бавы.
Вакыт төшенчәсе, вакыт кәлимәсе Лилия иҗатында аерым урын били, чишелмәгән сере белән аерылып тора. Вакыт турында фәлсәфәчеләр, акыл ияләре, галәмгә очучылар, көймә йөртүчеләр, атом-төш физикасы галимнәре уйланган, вакытның серен ачарга тырышканнар. Шагыйрә да уйлана. «Вакыт чишмәсенең суын җилләр чайпалдыра». Моны ничек аңларга, моны ничек күз алдына китерергә? Вакыт бит ул матди төшенчә түгел. Вакытны тотып карап булмый. «Вакыт бавы» – ни ул? Вакытны бәйләп куеп буламы? Астрономнар уйлавынча, вакыт кәкрәя ала, әкренәя, тизлеген арттыра ала. Матдә бар булуга – Вакыт та бар була. Димәк, вакыт матдәнең бер өлеше, күзгә күренми торган өлеше? Вакытны матдәдән аерып алып булмый. Бу –Хыял! Бу – Могҗиза! Бу – Сер һәм бу – Хакыйкать! Һәм, әлбәттә, Шигърият. Лилия Гыйбадуллина шигърияте!
Лилия шигырьләренең теле матур. Һәм шушы матур теле белән шагыйрә катлаулы хисләрен аңлата ала. Һәм гади генә темага корылган шигырендә дә ул милләте турында сөрән сала, каравыл кычкыра, шул ук вакытта милләтебезнең бүгенге сынауларны җиңеп чыгасына да ышана. Бөек хис бу! Аның Ватаныбызга, туган җиребезгә, Ана телебезгә, йолаларга, гореф-гадәтләребезгә булган җирсүе иҗаты буена кызыл җеп булып тартылган. Ул – ватанпәрвәр зат, ул – илсөяр шәхес, аның шигырьләрен укыганда, үзеннән- үзе бер фикергә киләсең: Ватан үлемнән көчлерәк! Татар әҗәлдән куәтлерәк!
Лилия Гыйбадуллинаның иҗаты серле, кинаяле, төрттерүле. Ул күпләр кебек маңгайга бәреп язмый. Алда аны язылачак яңа әсәрләр, яңа ачышлар көтә! Хәерле юл сиңа, Лилия!
Тымызык суда тирбәлә торган серле чәчәк – лилия (төнбоек) кебек гүзәл
шигырьләрең гамьле халкыбызга юлдаш булсын!
Рабит Батулла, Татарстанның халык язучысы
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез