Газетага язылу

Россия Героеның хатыны иренең югалуы турында тәфсилләп сөйләгән

Россия Герое Алексей Асылхановның хатыны Валерия “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә иренең туйлары булган көнгә берничә көн кала, сәеррәк вакытта эшкә чыгып киткән җиреннән югалуы турында сөйләгән.

Исегезгә төшерәбез: Асылханов 3 апрельдә Юрга шәһәренең Фестивальная урамындагы йортыннан чыгып киткән һәм өенә әйләнеп кайтмаган. Берничә көннән соң аны эзләүгә керешкәннәр. Россия Тикшерү комитетының Кузбасстагы идарәсе әлеге очрак буенча тикшерү башлап җибәргән.

“Эшкә барам, диде, көндезге дүртләр тирәсе иде. Исем китмәде. Әйе, соңрак вакыт. Тик бу дөньяда ни генә булмый, чакырып алганнардыр, бәлки”, – дип сөйләп үткән Валерия.

Аның әйтүенчә, ире техникумда укыта, документларын һәм телефонын үзе белән алган. “Гадәттә  8дән 12гә кадәр эшли, көндезге дүрттән соң техникумда укытмыйлар инде”, – дип билгеләп үткән хатын-кыз.  

Валерия иренең төгәл булуын, 5 минутка гына тоткарланса да, шалтыратып хәбәр итүен әйткән. Гаилә пары 5 апрельдә туй көнен билгеләп үтәсе булган.

Геройның хатыны килеп туган хәлдән соң “ЛизаАлерт” эзләү отрядына мөрәҗәгать иткән, шулай ук барлык танышларыннан, туган-тумачаларыннан белешкән, әмма тынычландырырлык бер сүз дә ишетмәгән.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы Асылхановны эзләүгә игълан итеп, билгеләре турында язып чыккан : ир-атка карап торышка 20-25 яшь, буе 175 см, кара чәчле, коңгырт күзле. Уң аягы – протез.

“Полиция хезмәткәрләре иремнең туганнары, дус-ишләре белән сөйләшкән – беркем берни әйтә алмый, бернинди дә эзе юк. Барыбыз да кара кайгыда, шәһәр хакимиятеннән дә, башка урыннардан да гел шалтыратып торалар”, – дигән Валерия.

Рядовой Алексей Асылхановка – 23 яшь. Махсус хәрби операциядә Украина кораллы көчләренең 15 танкын, 50 хәрби машинасын, күп кенә солдатларын юк иткән. Батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен ир-егеткә 2024 елның декабрендә Россия Герое исемен биргәннәр.

Алексей фронтта каты яраланганнан соң Кузбасска кайтып, Юрга агротехнологияләр һәм сервис техникумына педагог булып эшкә урнашкан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре