Делегациянең рәсми өлеше башланыр алдыннан мемориаль комплекста булдылар һәм Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар.
Мәңгелек утка чәчәкләрне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, шулай ук Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан тышкы сәясәт ведомстволары башлыклары салды.
Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чарадан соң делегацияләр Казан Ратушасына юнәлделәр, анда ОДКБ Тышкы эшләр Министрлар Советы утырышы дәвам итәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез