Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунаклар Казахстанның төрле өлкәләреннән килгән делегацияләр белән очрашып аралаштылар һәм урыннарда оештырылган милли күргәзмәләрне, остаханәләрне карадылар. Алга таба делегация Татарстан Республикасының Минзәлә районы тарафыннан оештырылган татар милли ишегалдын карап чыкты. Йорт эчендә һәм ишегалдында кунаклар Минзәләнең үзенчәлекле һөнәрчеләре, халык осталары белән таныштылар, аларның милли мәдәниятне саклау буенча алып барган нәтиҗәле хезмәтләре белән кызыксындылар.
Петропавлрвскида узучы Республика Сабан туе бу бәйрәмнең халыклар арасында дуслык күпере булуын тагын бер кат исбатлый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез