Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» мәйданчыгында «Роботлар сугышы» халыкара чемпионатының финал этабында булды.
Чемпионат төрле илләрдән тәҗрибәле инженерларны һәм яшь белгечләрне берләштерә. Алар роботлар ясыйлар, аннары аларны махсус рингта көрәшләрдә сыныйлар. Турнир төрле өлкәләрдән килгән инженерларга командаларга берләшергә һәм робот техникасы өлкәсендә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Быел «Роботлар сугышы»нда 11 илдән 144 команда катнашты. Сайлап алу этаплары Мәскәүдә узган. Финал Kazan Digital Week-2026 форумы кысаларында «Казан Экспо» мәйданчыгында оештырылган.
Ярышлар мәйданчыгына килгәч, Татарстан Рәисе Ливиянең Цифрлы икътисад һәм ясалма акыл министрлыгы башлыгы Зияд Әл Хаҗаҗи белән очрашты. Алар командаларның үз роботларын ярышларга әзерли торган ремонт зонасын карадылар һәм чемпионатта катнашучылар белән аралаштылар. Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар финал ярышларын карадылар.
Казанда чемпион исеме өчен Россия, Кытай, Һиндстан, Бразилия һәм Эквадордан 36 команда көрәшә. Турнирда Татарстаннан берьюлы алты команда катнаша.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез