Газетага язылу

Татарстанда файдалануга торак тапшыру планы 99%ка үтәлгән

Социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү, торак төзелеше, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Габделганиев һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

31 октябрьгә файдалануга торак тапшыру планы 99%ка үтәлгән - 3 млн кв. м. торак файдалануга тапшырылган.

Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 99%ы тапшырылган - бу гомуми мәйданы 1 млн 34 мең кв. метрдан артык булган 116 күп фатирлы йорт.

Социаль ипотека өлешендә еллык план 74%ка үтәлгән: быел төзелергә тиешле 108 йортның 38е тәмамланган, гомуми мәйданы 111 мең кв. м. 

Планның иң зур үтәлеше шәхси торак төзелеше линиясенә туры килә. Монда 1 млн 995 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 101%ы. Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Быел 641 алучыны үз эченә алган «Ятим балалар» категориясе буенча 260 торак урын алу өчен өч дәүләт контракты төзелгән. Шулай ук республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан дүртенче дәүләт контакты кысаларында 381 торак урын алуга аукцион игълан итү буенча чаралар үткәрелә.

«5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр» категориясендә торак алу өчен 22 сертификатның 19ы 2 мең кв .м мәйданга сатылган. Калган 3 сертификат иясе өчен республиканың Дәүләт торак фонды торак урыннарын сайлап алуны дәвам итә.

Торак белән «Яшь гаиләләр» категориясендә 61 алучының 2се хәл итмәгән әле . Калган 59 гаилә субсидия акчаларын файдаланган инде.

Мәҗбүри күченеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күченеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясендә 3 торак алучыдан бүгенге көнгә сертификат акчаларыннан файдаланып туры килә торган торакны 2 гаилә сатып алган, ә калган торак алучыга сертификат федераль акчалар җиткерелгәннән соң рәсмиләштереләчәк.

Хисап чорында күп балалы балалар өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү программасы төгәлләнгән. Узган ике атнада Биектау районында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү буенча соңгы объект файдалануга тапшырылган.

«Мәгариф" тармагы буенча быелгы 10 объектның өчесендә эшләр дәвам итә:

– бу Казан шәһәрендә урнашкан мәктәп, агымдагы төзелеш-монтаж эшләре 92%ка үтәлгән.

- киләсе елга күчүче ике балалар бакчасы Питрәч һәм Зеленодольск районнарында үтәлеш 72% һәм 85% тәшкил итә.

«Мәдәният» тармагында киләсе елга күчүче 4 объектта эшләр бара. Бу балалар сәнгать мәктәпләре, аларны төзү "Гаилә" илкүләм проекты кысаларында алып барыла. Эшләр 46%ка башкарылган.

«Экологик иминлек» илкүләм проектында каралган Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү буенча эре экологик проектта эшләрнең гомуми күләменең 89%ы башкарылган.

Бу атнада 51 җәмәгать киңлеген төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру төгәлләнгән. Узган ике атнада алты муниципалитетта соңгы алты объект файдалануга тапшырылган.

Алты республика һәм 2 федераль программа кысаларында инженерлык челтәрләрен модернизацияләү эшләре актив дәвам итә.

Агымдагы атнада Балтач районында чистарту корылмаларын модернизацияләү программасының соңгы объектын төгәлләгәннәр. Шул рәвешле программа уңышлы тәмамланган.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең республика программасы буенча 110 объектның 13е төгәлләнмәгән. Гомуми үтәлеш 92% тәшкил итә. Узган ике атнада Түбән Кама, Әлмәт, Алексеевск районнарында һәм Казанда 7 объектта эшләр тәмамланган.

«Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проекты буенча планлы эшләрнең 99%ы башкарылган. Чаллы шәһәрендә 3 объектта эшләр бетмәгән әле.

«Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты кысаларында Буа районында урнашкан соңгы объектта эшләр бара. Аның буенча үтәлеш 99% дип бәяләнә. Хисап чорында Кукмара районындагы объект төгәлләнгән.

Җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәрләре оешмаларының әзерлек паспортларын алу эше ахырына якынлаша: соңгы эшен тәмамланып килүче бер оешма калган. Муниципалитетлар шулай ук муниципаль берәмлекнең әзерлек паспортларын алуны дәвам итәләр. Бүгенге көндә 8 муниципалитетта эш алып барыла.  Республиканың 37 районы паспорт алган. Бу эшне быелның 20 ноябренә кадәр төгәлләргә кирәк.

Республиканың төзелеш комплексы оешмаларында җитештерүдә имгәнүләрне кисәтү һәм имин хезмәт шартларын тәэмин итү буенча эш дәвам итә. Гадәттән тыш хәлләр санын киметүгә контроль-күзәтчелек чаралары юнәлдерелгән. Агымдагы ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 2 525 тикшерү уздырылган, шул исәптән 1 мең 322се төзелеш объектларына барып. Хокук бозучыларга карата дисциплинар чаралар 274 тапкыр кулланылган. Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе белгечләре тарафыннан административ җаваплылык турында 523 карар чыгарылган. Гомумән алганда, ел башыннан ведомство тарафыннан 1 мең 464 тикшерү оештырылган. Ел башыннан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан 2 мең 444 контроль-күзәтчелек чарасы уздырылган. Ачыкланган хокук бозуларның 4 мең 887 очрагыннан 4 мең 742се инде бетерелгән.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре