Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан граждан җәмгыяте институтларын үстерү буенча алдынгылар рәтендә

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисенең еллык премиясен тапшыру тантанасы узды.

Лауреатларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, премия республиканың иң абруйлы бүләкләренең берсенә әверелде һәм җәмәгать файдасына көн саен риясыз эшләүчеләрнең хезмәтенә югары бәя бирә.

"Традиция буенча тантана истәлекле даталар көннәрендә уза - күптән түгел генә без Халыклар бердәмлеге көнен - илебез халыкларының күп гасырлык дуслыгы символын, шулай ук Татарстан Республикасы Конституциясе - республиканың Төп законы көнен билгеләп үттек, ул граждан җәмгыяте үсешенең хокукый терәге булды. Форсаттан файдаланып, барыгызны да узган бәйрәмнәр белән котлыйм", - диде республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга, шулай ук ил Хөкүмәтенә республикага даими игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Әлеге ярдәм нәтиҗәсендә Татарстан тотрыклы рәвештә граждан җәмгыяте институтларын үстерү буенча алдынгы төбәкләр арасына керә, дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Быел лауреатлар арасына республиканың коммерциячел булмаган секторның танылган вәкилләре керде, алар эшкә битараф булмаулары белән Татарстан үсешенә зур өлеш кертәләр. Алар арасында: «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева, Югары Ослан муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Римма Сергеевна Троицкая, Татарстан Республикасының Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Оешмалар арасында премияләргә «Бердәмлек» муниципальара ресурс үзәге, «Игелекле Казан» автоном коммерциячел булмаган оешмасы, «Рәхмәт» яшь буынга ярдәм итү һәм социаль инициативалар хәйрия фонды, «Бәхетле тарихлар» мәдәниятне үстерү хәйрия фонды, шулай ук инвалид балаларның ата-аналары «Кайгырту» төбәк иҗтимагый оешмасы лаек булды.

Барлык лауреатлар да заманча граждан җәмгыятен формалаштыру, балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү, тарихи хәтерне, мәдәни мирасны, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны саклау, шулай ук гаилә институтын ныгыту һәм гражданнарны рухи-әхлакый яктан агарту, мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыру, гражданнарның социаль яктан зәгыйфь категорияләренә ярдәм күрсәтү буенча зур һәм мөһим эш алып баралар.

Рөстәм Миңнеханов аларга битараф булмаганнары һәм эшкә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. Аерым рәхмәт сүзләрен ул гуманитар миссияләрдә, МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүдә актив катнашучыларга җиткерде. Ышанам ки, без бергә Татарстанда тормышны тагын да матуррак итәчәкбез, диде республика Рәисе.

Татарстан Республикасы Рәисе премиясе республикада граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен 2015 елдан башлап ел саен бирелә. Бу вакыт эчендә Татарстанның 32 җәмәгать эшлеклесе һәм 49 коммерциячел булмаган оешмасы лауреат булды. 2026 елда премиягә республиканың 28 муниципаль районыннан һәм шәһәр округыннан 115 гариза кергән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре