Фаразлар буенча, предприятиеләргә ел саен урта һөнәри белемле 28,2 мең кеше (эшләүчеләрнең 54,9 проценты), югары белемле – 18,8 мең кеше (36,7%), шулай ук квалификациясез эшчеләр (8,4%) кирәк булачак.
Югары белемлеләр арасыннан инженерлар, табиб, укытучы, мәгълүматлар базасы буенча белгечләр, хисапчылар иң кирәкле белгечләр булыр дип көтелә. Урта һөнәри белемгә ия булучылардан – сак хезмәткәрләре, пешекче, урта медицина персоналы, ә инде эшче һөнәрләре арасыннан – йөртүчеләр, электромонтер, станокчы, автомобиль, авыл хуҗалыгы техникасы механиклары һәм ремонтчылар, слесарь-сантехник, эретеп ябыштыручы, слесарь-җыючыларга ихтыяҗ зур булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез