Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов вейпларны һәм алар өчен сыеклыкларны берәмләп сатуны ваклап сатуны тыю турындагы карарга кул куйды.
Документ ТР Дәүләт Советы тарафыннан 19 ноябрьдә кабул ителде. Аның нигезендә төбәктә вейпларны ваклап сатуга биш еллык тыю билгеләнә.
Чикләүләр 2027 елның 1 мартыннан кертелә һәм 2032 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак.
Тыю Федерация субъектларына тиешле хокук биргән яңа федераль закон нигезендә кертелә.
Әлеге карар никотинлы продукцияне, беренче чиратта яшьләр өчен, киметү зарурлыгы белән нигезләнә. Шул ук вакытта чикләүләр җылытыла торган тәмәке белән эшләнмәләрне һәм никотинны, алар өчен сыеклыкларны китерүнең электрон системаларына карамаган башка тәмәке продукциясен ваклап сатуга кагылмый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез