Хәзерге вакытта айлык минималь хезмәт хакы 27 093 сум тәшкил итә. Кабул ителгән закон нигезендә, ул 2027 елда 6,8 процентка артачак.
2027-2029 еллар чорына хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен медиана хезмәт хакыннан чыгып исәпләү турындагы нормаларның гамәлдә булу туктатыла. Бу чорда хезмәт хакының минималь күләме оешмалар хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакының фаразлана торган үсеш темплары нигезендә билгеләнәчәк.
Дәүләт Думасының профильле комитеты бәяләмәсеннән күренгәнчә, мондый механизм статистик мәгълүматларны гына түгел, ә актуаль һәм комплекслы фаразларны да исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез