Документ, билгеле бер шартларда, хәрби хезмәткәргә, гомуми күләме 10 миллион сумнан артып китмәгән бурычларыннан котылу һәм бөлгенлеккә төшү процедурасын төгәлләү мөмкинлеге бирә.
Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, закон проекты хәрби бурычларны үтәүнең кешегә өстәмә финанс проблемасы чыганагына әйләнмәвенә, аның зур бурычларсыз гына тыныч тормышка әйләнеп кайту мөмкинлеге булдыруга юнәлдерелгән.
“Безнең максат – бурычны гамәлдән алу мөмкинлеге бирү генә түгел, бәлки кешегә нормаль тормыш нигезен саклап калуга ярдәм итү. Шул ук вакытта әлеге ярдәм, чыннан да кирәкле кешеләргә барып җитсен өчен, адреслы һәм гадел булырга тиеш”, – дип басым ясап әйткән Хәмитов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез