Газетага язылу

СВОда катнашучылар арасында Татарстан Рәисе Кубогына ярышларның финалы декабрьдә узачак

Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Рәисенең Кубогына икенче мәртәбә оештырылган ярышларның финалы 8-11 декабрьдә Казанда узачак.

Билгеле булганча, 9 декабрь – Ватан Героайлары көне.  

Ярышта катнашучылар волейбол, пауэрлифтинг, шахмат, армрестлинг, йөзү, өстәл теннисы, хоккей, следж-хоккей, гер күтәрү кебек 15 спорт төрендә көч сынашачак.  Ишетү, күрү сәләтенә зыян килгән, сәламәтлеге буенча башкача чикләүләре булган спортчылар аерым ярышачак.

 

Рәис Кубогында катнашу өчен гаризалар 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Аларны “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы аша тапшырырга мөмкин.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы тәүге мәртәбә узган ел оештырылды. Анда 200дән артыграк  ветеран спортның 8 төрендә ярышты.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре