Бу хакта Татарстанның мәдәният ресурс үзәге хәбәр итте.
Кунаклар Мөслимне традицияләрне саклаучы, үткәне белән илһамланучы һәм киләчәкне төзүче төбәк буларак ача алачак.
Чара программасы:
- 12:00-17:00: Күргәзмә локацияләре презентациясе, ярминкә мәйданчыгы, «Татар ишегалды» тарихи-этнографик күргәзмәсе.
- 13:30-17:00: Мәдәни программа, иҗади күргәзмәләр эше.
- 13:30-17:00: Мастер-класслар территориясе, балалар мәйданчыгы.
- 15:00-16:00: «Мөслим бакчалары» глэмпингын, районның туристик маршрутларын һәм «Нурлы ислам» проектын презентацияләү.
- 16:00-17:30: Районның иҗади коллективлары катнашында «Мөслим: традицияләр йөрәкләребездә, киләчәк – безнең кулларда» концерт программасы.
Чарага гаиләләрегез, дусларыгыз белән килегез һәм Татарстанны яңа яктан ачыгыз, ди оештыручылар. Керү ирекле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез