Газетага язылу

Сайлый белергә кирәк: быел вузларга керү өмете ничегрәк?

Балларыңа карап каршы алалар. Егет-кызларның имтиханнары тәмамланып килә, аларга чираттагы сынауны узасы. Үзләреннән бигрәк, әти-әниләре борчыла. Теләгән урынга укырга кереп булырмы? Түләүлегә калса, нишләргә? Шул сорауларга җавап эзләдек.

Сайлый белергә кирәк: быел вузларга керү өмете ничегрәк?

Күке хәлендә каласы килми

Актанышта яшәүче Сәлаховлар дүрт кыз тәрбияли. Икесе кечкенә әле. Ә менә олылары быел 9 һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаган.

– Югары белемнән башка булмый. Ирем белән икебез дә балаларны вузда укыту яклы. Бер кызыбыз 9 нчы сыйныфны тәмамлады. 10 нчы сыйныфка калыр дип көтәбез. Эльвина исә кечкенәдән табиб булырга хыялланды. Медицина буенча укуның авыр булачагын аңлый. Әмма үзе шулай хәл итте. Кайсы вузга барачагын төгәл әйтә алмыйбыз. Конкурслар югары булса, түләп укыту ягын да карыйбыз. Иң мөһиме – теләге аклансын. Бала булгач, акчасы табыла инде аның, – ди әниләре Регина.

«Шаян ТВ» каналының баш редакторы урынбасары Роза Әдиятуллинаның кызы Алисә дә быел мәктәпне тәмамлаган.

– Күпләр 9 нчы сыйныфтан соң көллиятләргә китте. Ә 10 нчы сыйныфка калучыларның барысының да теләге бер – югары уку йортына керү. Берничә вузны сайладык. Алар арасында Санкт-Петербург, Мәскәү уку йортлары да бар. Замана баласының чикләре юк сыман. Аларны берни дә куркытмый. Без үзебез Казанны гына карасак, хәзерге яшьләр күбрәк читкә китү ягында. Баланың уку мөмкинлекләре арта. Бюджет урыннары кыскара бару белән килешәм. Анда эләгү өчен бик югары баллар тупларга кирәк шул. Кайсы белгечлекне сайлавы әлегә сер булсын. Алдан кычкырган күкенең башы ярылырга мөмкин, – ди Роза Әдиятуллина.

«Надан белгечләр каян килә?» – дип зарланырлык булмасын...

«Тәртип радиосы» баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлеваның улы Ильяс быел 11 нче сыйныфны тәмамлаган. Биш сынау тапшыра, арада татар теле дә бар. Анысын күңел кушкан өчен сайлаган. Әмма әнисе алдан ук: «Татар гимназиясен тәмамлаган кеше дә туган телдән имтихан бирмәсә, аны кем генә бирер икән?» – дип әйтеп куйган. Сүзләре колагына кергән, димәк. Егетнең гуманитар юнәлештә белем алу теләге бар.

 – Югары белемнең дәрәҗәсе төште дип әйтә алмыйм. Әмма техникумнарда укырга студентлар, җитештерү өлкәсендә белгечләр җитмәве сизелә. Без бер тапкыр, бар кеше дә югары белемле булырга тиеш, дигән чорны үттек инде. Ул дулкын шактый гына эшче көчләрне алып китте. Югары уку йортына керү таләпләре катгыйланды. Бюджет урыннары да кимеде. Моны үз башыма төшкәч аңладым, – ди Ризәлә Исмәгыйлева, югары белемгә карата фикерен җиткереп. – Без мәктәп имтиханын тапшырып, фәкать бер уку йортында сынау биреп, йә керә ала, йә юк идек. Хәзер БДИ нәтиҗәсен биш вузга тапшырып була. Аларга җайлырак дип уйлыйм. Әмма улым: «Әни, синең бит БДИ тапшырып караганың юк», – ди.

Ризәлә Исмәгыйлева фикеренчә, вузга керүчеләрнең барысына да таләпләр бер булырга тиеш.

– Аннан үзебез үк: «Каян килгән бу надан табиб, укытучы?» – дип зарланабыз бит. Кемгәдер күчтәнәч биреп, үзенекен төртеп укыганнардан бернинди файда булмаячак. Төрек лицеен тәмамлаган улым, бернинди юлларны да эзләмәгез, белемем җитә, дип кисәтеп куйды. Әмма берничә баллы җитмичә, түләүлегә керде. Бер ел эчендә тырышып, бюджет урынына күчте. Мин балаларны түләп укытуны хупламыйм. Акча кызганудан түгел бу. Ул чыгымны сәләтне башка яктан үстерүгә тотып була бит. Баллы җитмәгән дигән сүз, мәктәптә юньләп укымаган, дигән фикер дә тудыра, – ди ул. – Безнең гаилә өчен иң мөһиме – нинди генә һөнәр сайласаң да, үз эшеңнең остасы булу. Ул бик әйбәт урам себерүче, слесарь, пешерүче дә, чәчтараш та булырга мөмкин. Һөнәреңне яратканда, бар өлкәдә дә уңышка ирешергә мөмкин.

Вазгыять ничек?

Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдергәнчә, быел бюджет урыннары узган елдан артыграк. Аның әйтүенчә, традицион юнәлешләр арасында инженер-техник белгечлекләргә, шулай ук медицина һәм педагогик һөнәрләргә ихтыяҗ аеруча зур. Быел университетларга беренче тапкыр кабул итү кампаниясенең йомгаклау этабында тулып җитмәгән урыннарны кабаттан бүлү хокукы бирелгән. Гаризаларны биш вузга бишәр белгечлеккә, ягъни 25 уку программасына тапшыру мөмкинлеге саклана. СВОда катнашучылар һәм аларның балалары өчен бүлеп бирелгән квота вузларда барлык бюджет урыннарының 10 процентын тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез: быел Россия Мәгърифәт министрлыгы вузларда «тынлык көне»н билгеләде. Бу нәрсә дигән сүз? Хәзер абитуриентлар университетлар боерык чыгасы көнне гаризаларын үзгәртә алмаячак. Моны абитуриентлар алдагы адымнарын уйлап эш итсен өчен керттеләр. Ни өчен дигәндә, абитуриентларның соңгы сәгатьтә гаризаларын бер җирдән икенче урынга күчерү гадәте бар. Нәтиҗәдә бюджет урыннары буш кала иде. Кыскасы, болай сикереп йөрүләргә юлны япмакчылар. Быелгы чыгарылыш укучылары укырга керү өчен гаризаларын Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирәчәк. Шулай ук документларны уку йортына да китерергә була. Вузларда гаризалар кабул итү исә 20 июньдә башлана.

Техник буласы иде

БДИ тапшырырга килгән укучылар арасында да, техник вузларга укырга җыенам, дип әйтүче егетләрнең шактый булуын күрдек.

– КАИда укыйсым килә. Нинди белгечлек икәнлеген әйтә алмыйм. Монысын инде БДИ нәтиҗәсе күрсәтер. Акча түләп укыйсы килми шул. Информатика, математикадан репетитор белән дә шөгыльләндем. Бу фәннәрдән имтихан бирү бер дә куркытмый. Рус теле авыррак, – диде башкаладагы 161 нче мәктәп укучысы Артур.

Ә Казан илкүләм техник тикшеренүләр университетында (КАИ) барлыгы 1615 бюджет урыны бар. Кабул итү комиссиясендә моның тарихта иң зур сан икәнлеген әйттеләр. Бакалавриат, специалитетта бүген базар икътисадына кирәк булган, шулай ук урта һөнәри уку йортлары программаларына урыннар арткан. Узган ел филиаллардагы, шулай ук магистратураның кайбер программаларына үзгәрешләр кертелгән. Шул сәбәпле, әлеге урыннарның бераз гына кимүенә китергән. Шул ук вакытта авиация-космик тармакка, аеруча кирәкле башка программаларга игътибар биргәннәр. Аддитив җитештерү, киберфизикага, цифрлы юнәлешләргә игътибарны арттырганнар. 

Узган ел белән чагыштырганда, бәяләр әллә ни күтәрелмәгән. Әйтик, бакалавриат программалары буенча уку 173 800 сум булса, хәзер ул 186 300 сум.

КФУда

КФУның кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик белдергәнчә, аларда быел бюджет урыннары арткан. Былтыр 7831 булса, быел 172 гә күбрәк. Университетта сәясәт, икътисад һәм медиапрограммалар буенча бәяләр 10–20 процентка арткан. Барыннан да бигрәк «Икътисад һәм финанслар» профиле буенча укулар кыйммәткә төшәчәк – елга 495 мең сум.

Безне бигрәк тә журналистиканың татар бүлегендә бюджет урыннар арту сөендерде. Яшерен-батырын түгел, моңа кадәр бик аз бүлеп бирелде. Әйтик, узган ел 10 иде. Ә аңа кадәр тагын да кимрәк. Быел бу сан 25 булачак. Сүз уңаеннан, татар журналистикасы буенча белем алучылар «Яңа милли медиа чаралары» дип атала торган юнәлеш кысасында укый.

– 25 урынның барысын да милли юнәлешкә бирәчәкбез. Бу инде бушлай укучы бер зур татар төркеме туплана дигән сүз. Зур сөенеч, әлбәттә. Безгә укырга килүче абитуриентларның күбесе – авыллардан. Татар төркеменә урыннар санын арттыру авыл халкын социаль яклау, татар журналистикасын күтәрүне күздә тота. Яшь каләмчеләрне әлеге бүлектә көтеп калабыз. Моның өчен рус теле, рус әдәбияты һәм вузда иҗади сынау тапшырырга кирәк. Түләүле уку бәяләренә килгәндә, быел ул 277 мең сум тәшкил итәчәк. Узган ел 250 мең сум иде, – ди КФУдагы Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе деканы Васил Гарифуллин.

Сан

Быел республикада 11 нче сыйныфны 16 мең укучы тәмамлады. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика вузларында 23 346 (былтыр 23 110) бюджет урыны бар. Шуларның 550 се дәүләтнеке булмаган уку йортларына бүлеп бирелгән.

Вазгыять

Ләйлә Гилалетдинова, Казандагы 170 нче лицейның математика укытучысы:

– Яшьләрнең вузга укырга керү теләкләре бик зур. Мин математика сыйныфларында эшлим. Укучыларымның барысы да профильле математикадан сынау биреп, техник вузларга укырга керергә тырыша. Быел үз сыйныфым 9 нчы сыйныфка бара. Ә аңа кадәргеләре арасыннан 26 баланың 18 е бюджетка керде. Бюджет урыннарын хәзер артык күп бирә алмыйлар. Югары баллар аласың икән, сине берничек тә түләүлегә калдырмыйлар. Мәктәпкә 45 ел укытам инде. Бик яхшы укыган укучыларның бюджетка керә алмаган очраклары юк. Мин кырыс, таләпчән укытучы. Шуңа күрә өй эшен эшләмичә килергә ярамаганны да яхшы аңлыйлар. Атна саен БДИ биремнәрен эшләтә идем. Укучыларым билге түгел, белем өчен укый.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре