Газетага язылу

Сергей Лавров: «ОДКБны ныгыту Евразия төбәгендәге тотрыклылык өчен бик мөһим»

Күмәк иминлек турында килешү оешмасы (ОДКБ) мөмкинлекләрен ныгыту Евразия төбәгендәге тотрыклылыкны саклау өчен бик мөһим. Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров ОДКБ тышкы эшләр министрлары советының Казандагы утырышында шулай дип белдерде.

Ул нәкъ менә Евразиядәге күп полярлы гаделрәк дөньяны булдыруга турыдан-туры йогынты ясаучы процессларның мөһимлеген басым ясап әйтте. Биредә яңа дөньякүләм үзәкләр булдыру һәм аларның интеграцияләнгән берләшмәләре турында сүз бара.

Министр әйтүенчә, халыкара мөнәсәбәтләр сәясәте БМО уставы принципларына корылырга, бүгенге дөньяның мәдәни-цивилизация күптөрлелеген һәм халыкларның үсеш юлларын, модельләрен үзләре үк билгеләүгә хокукын исәпкә алырга тиеш. Шул ук вакытта Лавров, кемнәрдер хисабына, бигрәк тә көч ярдәмендә, үз проблемаларыңны хәл кылу теләгенә юл куймаска кирәклегенә тукталып үтте.

“Боларның барысы да тынычлыкка түгел, бәлки халыкара тормышта тәртип бетүгә, конфликтлар көчәйюгә һәм яңа киеренкелек учаклары пәйда булуга китерә”, – дип белдерде Лавров. Ул Көнбатыш сәясәтенең җимергеч юнәлеше чагылышларыннан берсе буларак, Украинаны НАТОга актив төстә тартып кертергә маташуны һәм хакимияткә килгән неонацистларны Россиягә каршы хәрби таран сыйфатында куллануны атап үтте. Лавров билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Берләшкән Милләтләр Оешмасы нык хәлсезләнгән. Бу – шул исәптән секретариат җитәкчелегенең, иң элек Көнбатыш илләренең “җырын җырлаулары” сәбәпле, нейтральлелек һәм гаделлелек принципларыннан читләшүенә бәйле.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре