Газетага язылу

«Сине көтте, диярсез!»

Кайсы елны икәнен хәтерләмим, бәлки Бөек Җиңүнең берәр юбилеен билгеләп үтү елы булгандыр, безнең авылда һәр капкага калай йолдыз кадаклап чыктылар. Бу Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны әледән-әле хәтердә яңартып тору өчен эшләнде. Һәр капкага икән, димәк, һәр гаиләдән бер яки берничә егет яу кырыннан кайтмаган дигән сүз.

Безнең капка баганасында да бар ул йолдыз. Әтиемнең игезәге Мөхәммәт абый 1941 елның көзендә үк хәбәрсез югалган. Мәскәү янында сугышка кергән ул. Моны күрше авылның бер егете әбием Мәүлихага әйткән булган. «Сугышка бергә кердек, мин яраланып госпитальгә эләктем, Мөхәммәтне бүтән күрмәдем», – дигән. Әбинең икенче улы, ягъни минем әтием Солтан сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан. Ул үзенең бер тапкыр да яраланмавы турында шаккатып сөйли иде. Һәм моны: «Игезәк туганым Мөхәммәт өчен дә яшәргә язгандыр», – дип аңлата иде.

 

Мөхәммәт абый турында хәрби комиссариаттан «Хәбәрсез югалды» дигән хат килгән үзе, әмма аның язмышы ачыкланмады. Әбием исә гомере буе улын көтте. Хәбәрсез югалган икән, димәк, исәндер, дигән уй белән яшәде ул.

 

Сугышка бәйле хәлләр тарих битләренә языла тора, язмаларыбызда аларны без дә искә алабыз. Мәсәлән, заманында сугышта әсирлеккә төшкәннәр хыянәтче саналган. Имеш, Сталин: «Бездә әсирләр юк, ә хыянәтчеләр бар», – дип әйткән ди. Имеш, диюем шуңа, бу сүзләрне Сталин әйтүе рәсми рәвештә расланмаган. Ә әсирлектә булганнарны барыбер төрмәгә утырта торганнар.

 

Газиз улы әсирлектә түгел микән, дип әби дә шикләнде. «Башкаларның уллары кайта бит, минем Мөхәммәтем дә исәндер әле», – дип сөйләнгәләп йөрде дә, беркөнне Наласага, багучыга китте. Аннан күңеле күтәрелеп кайтуын хәтерлим, чөнки багучы әби: «Улың исән-сау, ну аны ниндидер кәҗүнни (казенный) йортта тоталар, чыгарга рөхсәт итмиләр», – дигән икән. Шул көннән соң әби улын тагын да еш телгә ала башлады. Миңа: «Мөхәммәт белән синең әтиең бер-берсенә бик охшаганнар иде, кайвакыт аларны үзем дә аера алмый идем. Менә, кайткач, үзең дә күрерсең әле...» – дип әйткәли башлады. Улының исән булуына һәм авылга кайтачагына шул хәтле ышанды ул, беркөнне сандыгыннан Мөхәммәт абыйның бер күлмәген табып алып, шуны юып куйды. «Менә кайтышына чиста күлмәк тә була», – дип сөйләнде. Күрше авылларның берсенә әсирлектән берәр солдат кайтуын ишетсә, шунда бармый калмый иде. Һәрвакыт: «Минем улымны күрмәдеңме?» – дип сорый торган булган.

 

Озак яшәде әбием Мәүлиха, Ходай аңа озын гомер биргән. Балалары күп булган аның. «Унбишне күтәрдем, уналтыны таптым», – дип сөйләнгәли иде. Ни өчен уналты икәнен чамалыйсыздыр, игезәкләр тапканга инде ул. Кызганыч, балаларының күбесе бала чакта ук төрле зәхмәтләрдән вафат булганнар. Бала хәсрәтен күп күргән әбием, әмма һәрберсе турында сагынып искә алып, еш кына сөйли иде. Бөтен шатлык-кайгыларны үзенә сыйдыра алган ана күңеле.

 

Әбием 1969 елда вафат булды. Ул чакта мин университетта укый идем. Тулай торакта кулга әбинең вафаты турында язылган телеграмма тоттырдылар. Сессия вакыты иде, укытучыдан зачетны соңрак бирергә рөхсәт алып авылга чаптым...

 

Мин әбине гел сагынып яшәдем, әле дә еш искә төшерәм. Урын өстендә ятмады ул, күрше Мәрьям апа белән чәй эчеп сөйләшеп утырганнар да, аны озатырга чыккач, авыз-борыныннан кан китеп егылган. Әнием Дания аны өйгә күтәреп алып кергән дә диванга яткырган. Бераз аңында булган әле әбием. «Берәр хәл булса, улым Риманга хәбәр салырсыз», – дигән һәм соңгы көчен җыеп: «Улым Мөхәммәт кайтса, әниең сине көткән иде диярсез», – дип пышылдаган. Әй, бу аналарның күңеле...

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре