Быел май аенда федераль законга кертелгән яңалыклар нигезендә, 2026 елның 1 маеннан кимендә бер еллык срокка СВО бурычларын үтәү өчен хәрби хезмәт узу турында контрактка кул куючыларга түләү вакыты чыккан бурычларын туктату каралган. Хәрби хезмәткәрләрнең хатыннарына (ирләренә) да шундый ук хокук бирелә.
Әлеге ярдәм чарасы берничә шарт үтәлгәндә күрсәтелә. Кредит бурычын түләтү буенча суд карары 2026 елның 1 маена кадәр законлы көченә кергән булырга, яки башкару документы бирелгән булырга яисә башкару производствосы кузгатылган булырга тиеш. Моннан тыш барлык бурыч күләменең 10 миллионнан артмавы кирәк. Шул рәвешле яңа закон билгеләнгән тәртиптә түләтелә башлаган бурычларга кагыла.
«Яңа нормалар таләпләренә туры килүчеләр, кирәкле аңлатмалар алу һәм закон нигезендә бирелгән хокукларыннан файдалану өчен, суд приставлары хезмәтенең структур подразделениеләренә мөрәҗәгать итә ала», – диелгән хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез: 2026 елның 25 маенда Россия Президенты Владимир Путин СВОда катнашучыларга һәм аларның хатыннарына (ирләренә) түләү вакыты чыккан 10 миллион сумга кадәрге кредитларыннан тулысынча котылу мөмкинлеге биргән законга кул куйды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез