Газетага язылу

Сына(т)удан курку: мәктәпләр баланы 10 нчы сыйныфка алмаска хокуклымы?

10 нчы сыйныфка ничек эләгергә? Җәйге каникул саен әти-әниләрне борчый торган сорау бу. Редакциягә дә, безне 10 нчы сыйныфка кабул итүдән баш тарталар, дип, мөрәҗәгать иткәлиләр. Мәктәпнең болай эшләргә хокукы бармы?

Сына(т)удан курку: мәктәпләр баланы 10 нчы сыйныфка алмаска хокуклымы?

– 10 нчы сыйныфка «5ле»гә укыганнарны гына алалармы әллә ул хәзер? Бер фәннән «3ле»се чыкканнар югары белемгә өметләнә алмыймыни? – ди баласы Казанның Совет районы мәктәпләренең берсендә белем алган Гөлфинә Хәлиуллина. – Мәктәп җитәкчелеге бик үк әйбәт укымаган балаларны җыеп, техникумга барырга тәкъдим итте. Янәсе, алга таба БДИ тапшырырга авыр булачак. Әмма унынчыга калырга теләгәндә, башка мәктәпкә урнаштырырга булышачагын да әйтте. Өй янәшәсендә мәктәп була торып, андагысы безгә нәрсәгә? 9 нчы сыйныфта әле балаларның күбесе нинди һөнәр сайлаячагын да белми бит. Ике ел эчендә аларның яхшылап уйларга вакыты бар. Без инде директорга каршы килә алмадык. Документларны көллияткә тапшырдык. Кызыбыз көллияттә дизайнер белгечлеге алырга җыена.

Бу адымны ничек аңлатырга? Мәктәп җитәкчелеге үз өстенә җаваплылык алырга теләмиме, әллә бала язмышы өчен борчыламы? Ике яклы мәсьәлә бу. Кайбер уку йортларының рейтинг артыннан кууы да сер түгел. Ә инде җитәкчелек укучының киләчәген кайгырта дип уйласак, монысы әти-әнигә дә, балага да файдага. Ике елдан соң балагыз бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра алырмы? Барысын да бизмәнгә куеп карарга да бала файдасына хәл итәргә кала.

Лаеш районының Комлы Кавал авылындагы «Гармония» лицее директоры Марина Сәгъдиева әйтүенчә, бала хокукларына каршы килергә ярамый. Әмма дөрес итеп аңлата белергә кирәк.

– Әти-әниләр һәм балалар белән сөйләшкәндә, укуларын дәвам итүнең нинди уңай һәм тискәре яклары булуын аңлатам. 9 нчы сыйныфтан соң һөнәр үзләштереп, аннан вузга кереп булуын да әйтәм. Әмма «3ле»гә укучы булсынмы, «4ле»гәме – берсен дә кире бормыйбыз. Укытучының бурычы – барлык балага да төпле белем бирү, – ди Марина Сәгъдиева.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына да, ул-кызларыбызны унынчыга кабул итүдән баш тарталар, дигән зарлар килгән. Министр Илсур Һадиуллин әйтүенчә, алар күп түгел.

– Россиядә яшәүче һәр кеше укуын 10 нчы сыйныфта дәвам итәргә хокуклы, әмма мәсьәләнең тагын бер ягы бар. 9 нчы сыйныф укучылары арасында математикадан төп сынауны ике тапкыр тапшырган очраклар да юк түгел. Укырга теләмәгән балалар да бар. Миңа калса, андыйларны 10 нчы сыйныфта калдыру урынсыз. Ләкин 10 нчы сыйныфка укырга килергә телиләр икән, безнең кабул итмәскә хакыбыз юк. Төрле юнәлешләр буенча профильле, универсаль сыйныфлар бар. Шуңа күрә әлеге мәсьәлә әти-әниләр белән бергәләп хәл ителә, – ди министр.

Илсур Һадиуллин белдергәнчә, республикада 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60 проценты урта һөнәри уку йортларына укырга керергә җыена. Моннан тыш, быел республикада 9 нчы сыйныфта укучыларның бары тик ике фән – рус теле һәм математика сынауларын гына тапшыру мөмкинлеге бар иде. Мондый мөмкинлектән 3,8 мең егет һәм кыз файдаланган. Алар хәзер Татарстандагы 52 урта һөнәри уку йортында 41 белгечлек буенча укырга керә ала.

– 10 нчы сыйныфка ни өчен кабул итмиләр? Сәбәпләрен ачыкларга кирәк. «4ле» һәм «5ле»гә укыган, кулына аттестат алган укучыны урын булмау сәбәпле алмаганнар икән – монысы бер мәсьәлә. Болай булырга тиеш түгел. Кайбер районнарда 9 нчы сыйныфны бишәр сыйныф тәмамлаган, әмма унынчыга берне генә туплаган очракларны беләбез. Алай ярамый, өчәр сыйныф туплагыз! Профильле, универсаль сыйныфлар ачыгыз. Тигез урында проблема ясамагыз, – ди министр. – Әмма балаларның төрлесе бар. Аларның мөмкинлекләренә дә карарга кирәк. Югыйсә 10 нчы сыйныфка калалар да, аннан бер елдан, БДИ тапшыра алмыйбыз, дип, куркып китәләр. Бер еллары әрәм була бит, – ди Илсур Һадиуллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре