Табиб-невролог Галина Чудинская “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
“Мәгълүмат берничә этапта хәтергә сеңә. Башта яңа мәгълүматлар кыска вакытлы хәтергә эләгә. Шуннан соң озак вакытлысына күчәргә тиеш. Нәкъ менә йокы вакытында! Бигрәк тә акрын йокының (тирән йокыга талу) әһәмияте зур: бу вакытта мәгълүмат баш миенең вакытлыча “саклагычыннан” баш мие тышчасына – тотрыклы хәтергә күчә”, – дип билгеләп үткән табиб. Шулай ук тиз йокы фазасы (уяныр алдыннан берничә сәгать кала) да мөһим.
Бу вакытта баш мие яңа мәгълүматны эшкәртеп, яңа белемне тәҗрибә белән бәйли һәм иҗади фикерләүгә этәргеч бирә. Йокы начар булганда, баш мие яңа белемне ныгытып үзләштерергә өлгерә алмый кала. Шуңа күрә берничә сәгатьтән соң мәгълүматның бер өлеше югала. Чудинская билгеләп үткәнчә, даими рәвештә начар йоклаганда, ял гына организмга тулысынча торгызу мөмкинлеге бирә алмый, чөнки фикерләү тизлеге һәм игътибар начараю дәвам итә.
“Мәгълүмат яхшырак хәтергә сеңеп калсын өчен тиешенчә йоклау гына түгел, уку нагрузкасын дөрес итеп бүлү дә мөһим. Яңа материал көннең беренче яртысында яхшырак үзләштерелә. Тема белән танышканнан соң берничә сәгать узгач, шуннан соң икенче көнне һәм берничә көн узганнан соң кабатлау файдалы булачак”, – дип аныклап үткән Чудинская.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез