Бу – 1-2 йомырка. Әмма бу норма гомуми киңәш кенә булып тора.
"Гомуми киңәш: көненә 1-2 йомырка ашарга ярый, әмма күбрәк түгел. Ул шактый калорияле, шуңа күрә, күбрәк ашасаң, калориялелек бусагасыннан җиңел чыгарга һәм артык май массасы тупларга мөмкин. Әгәр андый проблемаларыгыз булмаса, рәхәтләнеп ашагыз. Йомырка кешене үтерми. Йомырка куллануга тыю юк", - дип аңлатты Кузьменко «Радио 1» белән әңгәмәдә.
Аның сүзләренчә, йомырканы күп микъдарда да кулланырга була, ләкин артык авырлык тупламас өчен аның сарысын ашамаска кирәк. "Йомырка сарысы – ул май. Әгәр дә сез йомырканы күп итеп ашарга телисез икән, сарысын ташлау яхшырак, чөнки көн дәвамында сез башка продуктлардан да май җыя алачаксыз», — дип киңәш итә эксперт.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез