Республика шундый 18 төбәк исәбенә кергән. Аларга 303 миллион сумнан артыграк акча бүлеп биреләчәк. Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин тиешле боерыкка кул куйган.
Өстәмә акчалар мондый ярдәм аеруча кирәкле төбәкләргә билгеләнгән. Татарстаннан тыш, аны Адыгея, Башкортстан, Хакасия, Краснодар, Пермь һәм Приморье крайлары кебек төбәкләр алачак. Мишустин вице-премьерлар катнашында уздырылган киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, өстәмә финанслау авыллардагы, кечкенә шәһәрләр һәм бистәләрдәге медицина оешмаларына 500гә якын белгеч җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк.
Биредә сүз табиблар, шулай ук фельдшер, шәфкать туташлары һәм акушерлар турында бара. Хөкүмәт башлыгы әйтүенчә, бу чара мондый территорияләрдә яшәүчеләр өчен медицина ярдәмен яхшырту мөмкинлеге бирергә тиеш.
Медикларга бер тапкыр компенсация түләүләре “Земский доктор” һәм “Земский фельдшер” программалары буенча бирелә. Аларда катнашучы табиблар һәм урта медицина персоналы, белеменә, кайда эшләүләренә бәйле рәвештә, 500 мең сумнан 2 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин. Әлеге программалар Россия Президенты тәкъдиме белән 2030 елга кадәр озайтылган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез