Шунысы куанычлы: шактый гына адәм балалары бу юнәлештә күркәм генә уңышларга ирешәләр. Шундыйларның берсе – XVIII–XIX гасырларны тоташтырып яшәгән Таҗеддин Ялчыгол.
Аның исеме, кылган гамәлләре үз вакытында да, аннан соң да гавамга, халкыбызга шактый билгеле. Ул – дин әһеле, мөгаллим, әдип, тарихчы, фикер иясе. Өстәвенә бу зат – табиб та. Ул кешеләрне һәм рухи, һәм җисмани яктан да тәрбияли, дәвалый. Гомеренең 70 яшен тутырган Таҗеддин хәзрәт үлемен дә табиблык гамәлен кылганда каршылый.
Күпкырлы эшчәнлеккә ия булган бу мөхтәрәм шәхес ата буларак аеруча игътибарга лаек. Аның тормыш юлын, мәгърифәти эшчәнлеген өйрәнүгә сизелерлек өлеш керткән Дамир Гарифуллин язуынча, Таҗеддин Ялчыгол Зәй елгасы буендагы Кызыл Чапчак карьясе кызы Биксолтан белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Болар һәм аларның нәсел-нәсәбе, нигездә, Идел-йортта гомер кичерә. Арада илебезнең башка төбәкләрендә, чит мәмләкәтләрдә яшәүчеләр дә бар. Таҗеддин Ялчыголның балалары һәм оныклары (аларның саны 300 дән артык) яшәеш-тереклекнең төрле тармакларында хезмәт куя. Болар арасында Әнәс Таҗединов (1927–1997), генерал Әсгат Сәфәров (1962 елгы) кебек министрлар, Хәмит Зөбәер Кошай (1897–1984) шикелле профессорлар (Төркия), аерым язмаларын «Ялчыгулова» фамилиясе белән бастырган әдибә Диларә Зөбәерова (1930–2000), Зәй төбәгендә төрле җаваплы вазыйфаларны башкарган Гамир Таҗетдинов һәм кайбер башка билгеле шәхесләрнең булуы үзләре үк күп нәрсә хакында сөйли. Аерым хезмәтләрдә Таҗеддин Ялчыгол һәм Ризаэддин Фәхреддин нәселләренең дә кардәшлек мөнәсәбәтләрендә торуы искәртелә. Шунысы мөһим: Таҗеддин хәзрәтнең балалары, күпләгән оныклары үз милләтләренә тугры калалар, татарча сөйләшәләр, укыйлар.
Мәгълүм булганча, Таҗеддин хәзрәт – шактый гына әдәби, тарихи, дини хезмәтләр авторы. Алар арасында хәтта музыка коралларын тасвирлаган язмалар да бар. Әсәрләренең иң күренеклесе, халыкта гаять киң таралыш тапкан китабы – «Рисаләи Газизә». Тәүге мәртәбә 1847 елда нәшер ителгән бу ядкяр Октябрь инкыйлабына кадәр зур тиражлар белән 40 мәртәбә басыла. Аерым елларда хәтта икешәр-өчәр тапкыр да нәшер ителә. Саллы, гаять мәгънәле бу хезмәт белән без фәкыйрегезгә дә шактый шөгыльләнергә туры килде. Аның Хатыйп Йосыф угылы тарафыннан гарәп графикасыннан хәзерге язуга күчерелгән тексты, төрле нөсхәләр белән чагыштырылып, тиешле шәрех-аңлатмалар, кереш мәкалә белән әүвәл «Мирас» журналының 1998–1999 елгы саннарында басылып чыкты. 2001 елда ул «Иман» нәшриятында аерым китап рәвешендә дөнья күрде. 2014 елда «Рисаләи Газизә» «Хозур» басмаханәсендә нәшер ителде.

Фото: Хатыйп Миңнегуловның шәхси архивыннан
Җиде дистәдән бераз гына артыграк якты дөньяда гомер кичергән Таҗеддин Ялчыгол төрле урыннарда яши. Балачагының бер өлешен хәзерге Азнакай районы Чалпы авылында уздыра. Берничә елын Әстерхан, Төньяк Кавказ төбәкләрендә үткәрә. Алты ел Төркиянең Диарбакыр, Истанбул шәһәрендә укый, яши. Янә Әстерхан, Дагыстан тарафларында була. Мәскәү, Уфа, Казан калаларында да гомеренең берничә аен үткәрә. 1787 елда хәзерге Мамадыш районы Урта Сөн авылында әтисен җирли. Мәрхүмнең васыятенә тугры калып, биредә өч еллап гомер кичерүе мәгълүм. 1790–1799 елларда ул Зәй елгасы буендагы Каенлы (Җирекле) авылында, алга таба чирек гасыр буена шул тирәдәге Кызыл Чапчакта яши. 1825 елдан үлеменә кадәр Зәй шәһәреннән ерак булмаган Мәлем (Югары Налим) карьясендә гомер кичерә. Бу авылларда аның төп шөгыле – имамлык, мөгаллимлек, табиблык, игенчелек... Башка төбәкләргә дә йөреп тора. Ике мәртәбә янә Дагыстан якларына да баруы билгеле. Аның кабере дә Каенлы, Кызыл Чапчак, Мәлем авылларыннан артык ерак түгел. Ялчыгол хәзрәтнең нәсел-нәсәбе, балалары, оныкларының да күпчелеге Зәй төбәгендә һәм шул тирәдәге Сарман, Чаллы, Түбән Кама районнарында һәм шәһәрләрендә. Болар бар да Зәйне Ялчыгол хәзрәтнең төп яшәү урыны буларак таныта. Бу шәһәрдә аның исемендәге урам, мәчет, обелиск, музей һәм кайбер башка истәлекле урыннар бар. Нәкъ менә шуңа күрә дә Ялчыгол хәзрәткә мөнәсәбәтле күп кенә чаралар Зәй төбәгендә уза.
Бу төр гыйльми-мәгърифәти-дини-мәдәни чараларның иң күренеклесе – Таҗеддин Ялчыголга багышланган конференцияләр. Ел саен диярлек август–сентябрь айларында уздырылып килә торган бу чараның төп инициаторы, оештыручысы Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов булды. 2019 елның апрелендә, ул бакыйлыкка күчкәч, бу вазыйфаны Фатыйх хәзрәт Нуруллин уңышлы гына башкарып килә.
Халык телендә күбрәк «Ялчыгол укулары» дип йөртелгән бу чараның һәммәсе дә республиканың милли, рухи тормышында бер вакыйга рәвешендә уза. Аның эшендә төрле район, шәһәр кешеләре, укытучылар, галимнәр, әдипләр, дин әһелләре, хакимият, җәмәгатьчелек вәкилләре, төрле шөгыль һәм профессия ияләре, олуг мәгърифәтченең оныклары катнашып килә. Аларда Таҗеддин Ялчыгол тормышының, эшчәнлегенең, хезмәтләренең төрле яклары яктыртыла, яңа басма-публикацияләр тәкъдим ителә. мәгърифәтче мирасының әһәмияте, тормыш өчен аваздаш аспектлары үзәккә куела.
2026 елның 10 сентябрендә «Бөек мәгърифәтче Таҗеддин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте» дип исемләнгән XIII фәнни-гамәли конференциянең программасы бу юнәлештә тупланган тәҗрибәгә таянып, шактый бай һәм тыгыз итеп төзелгән иде. Анда традицион компонентлар яңалары белән тыгыз үрелеп бара.

Фото: Татарстан китап нәшрияте
Чара Имәнлебашта җыелу һәм аралашу, танышу белән башланып китте. Матур итеп җиһазландырылган мәдәният йортында һәм тирә-юньдә аерым тамашалар булды, Ялчыгол хәзрәткә багышланган күргәзмә кызыксыну белән каралды. Зиратта бөек мәгърифәтче кабере янында дога укылды. Анда катнашучылар алга таба Зәй шәһәренә юл алды. Биредә музыка мәктәбендә булу, милли көй-музыканы тыңлау да күңелләргә хуш килде. Шәһәрне бераз тамаша кылгач, алдагы тукталыш Таҗеддин хәзрәт исемендәге мәчет янында булды. Ачык һавада бай күргәзмәне карадык, укучыларның җыр-биюләрен бактык. Аннан шәһәр уртасындагы истәлекле мәһабәт һәйкәлләр ягына юнәлдек, аларга чәчәкләр салдык.
Таҗеддин Ялчыголга багышланган чараның төп өлеше Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә үтте. Әүвәл бик яхшы җиһазландырылган бу уку йорты, андагы аерым кабинет-заллар, музей белән таныштык. Укучыларның җыр-биюләре уңай тәэсир калдырды. Конференцияне Зәй районы имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин алып барды.
Иң әүвәл Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов, Татарстан мөселман Диния нәзарәте рәисе урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Республикакүләм мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды директоры Нурия ханым Һашимова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов котлау белән чыкты.
Хатыйп Йосыф угылы Ялчыгол хәзрәт эшчәнлеген өйрәнүнең кайбер якларына тукталды. Бу юнәлештә уңай һәм кайбер кимчелекле мәсьәләләрне дә телгә алды. Олуг мәгърифәтченең мирасын милли-рухи тормышта күбрәк файдаланырга чакырды. Татар теленең хәзерге хәленә тирән борчылуын белдерде, милли мәгарифне кыен хәлдән чыгару зарурлыгына басым ясады. Педагогика фәннәре докторы, Зәйнең Әхмәт авылы галиме Рафис Шәймәрданов укыту-тәрбия процессында Ялчыгол хезмәтләрен ничек файдалану тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Элегрәк язылган хезмәтләрдә Таҗеддин Ялчыголның туган җире Урта Уралга – Чиләбе тарафларына нисбәт ителде. Әмма соңгы вакытларда Дамир Гарифуллинның эзләнү-табышларына, иң беренче чиратта аның «Мәдәни җомга»да басылган мәкаләсенә (10. XI. 2012) таянып, Таҗеддин хәзрәтнең туган җире итеп хәзерге Азнакай районындагы Чалпы авылы күрсәтелә. Бу фикер өстәмә тикшеренүләр белән дә ныгытылды. Әлеге мәсьәлә язучы Марсель Гариповның «Азнакай төбәкчеләренең Ялчыгол иҗаты һәм тормыш юлы буенча эзләнүләре» дип исемләнгән докладында шактый тулы яктыртылды. Шунысын да искәртик: гомумән, соңгы вакытта азнакайлылар үз якташларын өйрәнү һәм пропагандалау юнәлешендә шактый активлык күрсәтәләр. Зәйдәге конференциядә дә аларның дистәләгән вәкилләре катнашты.

Фото: kamskoe-ustie.ru
Быелгы «Ялчыгол укулары»нда иҗат әһелләре дә активлык күрсәтте. Хәзерге вакытта Җәлил бистәсендә яшәүче Имәнлебаш кызы Рухия ханым Ахунҗанова конференциядә катнашучыларны әле яңарак кына табадан төшкән «Чорлар төрле – язмыш бер» китабы белән таныштырды. Бу җыентыкның исә зур өлеше Ялчыгол хәзрәтнең тормышын һәм эшчәнлеген яктыртуга багышлаган. Анда кызыклы гына факт-мәгълүматлар бар.
Зәй районы Карман авылында туып үскән күренекле тарихчы Фаяз Хуҗин (1951–2026) башка кайбер якташ галим-әдипләр кебек бу төр чараларда бик теләп катнаша иде. Ни кызганыч, бу могтәбәр зат быел бакыйлыкка китеп барды, туган авылында бик зурлап җирләнде. Конференциядә катнашучылар аны да хөрмәт белән искә алдылар.
«Ялчыгол укулары»нда кайбер башка доклад-чыгышлар да тыңланды. Ахырда конференция эшенә йомгак ясалды, анда катнашучыларның кайберләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Оештыручылар, иң беренче чиратта, район хакимияте башлыгы Разиф Кәримов командасы әлеге чараның тиешле югарылыкта һәм нәтиҗәле узуына күп көч керткәннәр.
Хатыйп Миңнегулов, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез