Газетага язылу

Татарстан Рәисе киләчәк бәйрәм көннәрендә барлык иминлек чараларын тәэмин итәргә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләчәк бәйрәм көннәрендә барлык иминлек чараларын тәэмин итәргә кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә билгеләп үтте.

Киләсе атнада, 4 ноябрьдә, Россия халкы Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. "Аның кыйммәтләре - үзара хөрмәт, патриотлык, теләктәшлек - Ватан файдасына уртак эшебезнең нигезендә ята. Традиция буенча бу көнне бик күп чаралар үткәрелә. Гражданлык җәмгыятенең барлык институтлары, яшьләр, волонтерлык, патриотик оешмалар, дини һәм милли берләшмәләр тырышлыгы берләшә", - диде республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Халыклар бердәмлеге көнендә православие динен тотучылар иң хөрмәтле изге урыннарның берсе - Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә бәйрәм итәләр. "Без православие динен тоткан кардәшләребезне бу бәйрәм белән котлыйбыз. Бу көнне без күп төрле чаралар үткәрәбез, тәре йөреше булачак. Иминлек мәсьәләләре буенча да фикер алыштык", - диде Татарстан Рәисе.

Алтынчы ноябрьдә татарстанлылар Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 34 ел тулуны билгеләп үтәләр. "Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз. Республиканың Төп законы хәзерге Татарстан формалашуына көчле йогынты ясады, яңа тарихи шартларда иҗади үсешкә этәргеч бирде», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул Татарстан Конституциясе көненә багышланган тематик чараларны югары дәрәҗәдә оештыруны, иҗтимагый берләшмәләргә мәгълүмати-агарту гамәлләрен уздыруда ярдәм күрсәтергә кушты.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре