Газетага язылу

Татарстан Рәисе: «РВФ –2026» күргәзмәсендә катнашучы стартаплар белән танышырга киңәш итәм!»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән XX Россия венчур форумы кысаларында ачылган күргәзмәне карады. Бу хакта ТР Рәисе МАХ каналында хәбәр итте.

«Россия Президентының ярдәмчесе һәм Россиянең фән һәм югары белем министры белән бергә XX Россия венчур форумы ачылды, анда 9000гә якын кеше катнаша! Алар арасында БДБ, Африка, Азия һәм Якын Көнчыгыш илләре вәкилләре бар. Форум күргәзмәсендә ясалма интеллект, агротехнологияләр, медицина һәм мәгариф технологияләре, робототехника, сәнәгать, химия, энергетика, финанс һәм электрон коммерция өлкәләрендә 150 стартап тәкъдим ителә.

Татарстанның барлык оешма җитәкчеләренә Россия венчур форумы күргәзмәсендә катнашучы стартаплар белән танышырга киңәш итәм!» – дип хәбәр итте ул. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре