Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституция Советы Рәисе Илгиз Гыйләҗев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланды.
Илгиз Гыйләҗев Конституция советы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде, Совет инициативасы буенча МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләрен җайга сала торган республика норматив хокукый актларына мониторинг үткәрүгә аерым игътибар бирде. Шулай ук гражданнарның аерым категорияләренә ташламалы җир кишәрлекләре бирү турында мәгълүмат бирелде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез