Газетага язылу

Татарстан студентлары үз проектларын тормышка ашыру өчен 1 млн сум грант ала алачак

2027 елда «Студентлар стартабы» конкурсында Россиянең 2,2 меңнән артык студенты үз эшләнмәләрен тормышка ашыру өчен 1 млн сум күләмендә грант алачак. Россия Фән һәм югары белем министрлыгы конкурсның яңа этабына гаризалар кабул итү башлануын игълан иткән.

Конкурста Россия һәм чит ил студентлары, аспирантлар, ординаторлар, шулай ук университетларның акселерация программаларын тәмамлаучылар катнаша ала.

Проектлар җиде юнәлеш буенча сайлап алыначак:

- цифрлы технологияләр;

- медицина һәм сәламәтлекне саклау технологияләре;

- химия технологияләре һәм яңа материаллар;

- яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре;

- биотехнологияләр;

- ресурсларны сакчыл куллануга нигезләнгән энергетика;

- креатив индустрияләр.

Конкурсның операторы – Инновацияләргә ярдәм фонды. Ул «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында оештырыла.

Татарстан яшьләре әлеге конкурста аеруча актив катнаша. Җиде сайлап алу этабында Россия буенча 42 меңнән артык гариза бирелгән. Шуларның 7,9 меңнән артыгы (19 проценты) Татарстаннан килгән.

Конкурсның бөтен ил буенча 9,8 меңгә якын җиңүчесе арасында Татарстан студентлары әзерләгән 1,4 меңгә якын проект бар. Бу – җиңүчеләрнең 14 проценты.

Республика Икътисад министрлыгы студентларның эшкуарлык инициативаларын һәм инновацион проектларын хуплый. Конкурста катнашучыларга гаризалар әзерләү, бизнес-планнар төзү, күргәзмәләрдә катнашу мәсьәләләрендә ярдәм күрсәтелә.

«Студентлар стартабы» конкурсына гаризалар 2026 елның 1 декабрендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат: https://fasie.ru/studstartup/ 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре