Газетага язылу

Татарстан табиблары кыз баланың шеш үскән талагын саклап калган

Татарстан Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары 10 яшьлек кызның талагын саклап кала алганнар.

 Бу хакта социаль челтәрләрдә ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.

Компьютер томографиясе ясаганнан соң кызны хастаханәгә  китергәннәр. Хирурглар операция вакытында яман шеш белән зарарланган тукыманың сәламәт өлешләрен мөмкин кадәр саклап калырга тырышкан.

Кызның талагының зарарланган өлешен кисеп алганнар һәм сәламәт өлешен калдырганнар. Операция вакытында заманча электрокоагуляция җиһазлары кулланылган. Ул хирургларга кан агуны контрольдә тотарга һәм кан югалтуны киметергә ярдәм иткән.

«Операциядән соңгы чор уңышлы узды, кыз белгечләр күзәтүендә, аның хәле тотрыклы», – дигән Абашев.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре