Газетага язылу

Татарстанда 2 яшьлек кызны кыйнаган тәрбиячегә карата җинаять эше кузгатылды

Әлмәт балалар бакчаларының берсендә булган коточкыч хәл җинаять дип танылды.

Бу хакта Татарстан буенча тикшерү комитеты хәбәр итә. Мәгълүматларга караганда, шәхси балалар бакчасы тәрбиячесе ике яшьлек кызны кыйнаган.

Тикшерү Комитеты куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатты. Ведомство башлыгы Александр Бастрыкин тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга тикшерү барышы турында хәбәр итәргә кушты.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре