Үсеш – 107,3%. Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Марсель Мәхмүтов әйтүенчә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен дә исәпкә алып санаганда, агросәнәгать комплексы продукциясенең гомуми күләме 772 миллиард сумга җиткән. Былтыр 524 мең тонна ит җитештерелгән, 2 миллион 378 мең тонна сөт савып алынган.
Татарстан Россиядә иң күп сөт җитештерүче булып санала. Шуңа күрә сөт базарындагы бәя тирбәлешләре күбрәк бездә чагылыш таба. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, хәзер сөт хакы узган елдагыга караганда 9,39 сумга яки 27 процентка төшкән. «Бу хәлдән чыгу юлын сөт ризыкларын чит илләргә җибәрү юнәлешен үстерүдә күрәбез», – ди ул.
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов әйтүенчә, сөт бәясе төшү сәбәпле, аена 1,5 миллиард сум акча кермичә кала. «Шуңа күрә бу – республика өчен мөһим мәсьәлә», – диде ул парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышында.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез