Газетага язылу

Татарстанда бер әби, фатирын сатып, 11 миллион сум акчасын мошенникларга биреп җибәргән

Казанда 74 яшьлек пенсионер, мошенниклар тозагына эләгеп, 11 миллион сум акчасыннан мәхрүм калган.

Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Хатын-кызга хокук саклау органы хезмәткәре исеменнән бер ир-ат шалтыраткан. Аферист аңа, имештер, Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтын “ватулары”, хәзер счетыннан акчасын алырга маташулары турында хәбәр иткән. Пенсионер, байлыгын “саклап калу” өчен, мошенникның курьерына 3 миллион сум акчасын биреп җибәргән.

Берничә көннән соң кырыгалдарлар хатын-кыз белән янә элемтәгә кереп, бу юлы инде торагын “саклап калу” өчен фатирын сатарга күндергән. Аферистлар, янәсе, торакны сатудан кергән акчасыннан мәхрүм калмас өчен, миллионнарны үзләренә тапшырырга кушкан. Хатын-кыз, аферистларга ышанып, фатирын 8 миллионга саткан һәм акчасын  тулаем курьерга тапшырган. Аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре