Күрсәткеч бер айда 7,34 меңгә арткан, дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ»га Мәскәү биржасының матбугат хезмәтендә.
Августта Мәскәү биржасының фонд базарында республикадан 88,24 мең шәхси инвестор килешүләр төзегән.
Брокерлык счетлары булган физик затлар саны буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында сигезенче урында. Рейтингта беренче урыннарда Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Ростов һәм Свердловск өлкәләре, шулай ук Башкортстан тора.
Мәскәү биржасында Татарстан шәхси инвесторлары ачкан индивидуаль инвестицион счетларның саны 175,35 мең тәшкил иткән.
Август азагына Мәскәү биржасында брокерлык счетлары булган физик затларның саны 42,5 миллион кеше тәшкил иткән. Алар 81,4 миллионнан артык счет ачкан.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез