Газетага язылу

Татарстаннан мотоукчылар полкына «гвардия» исемен биргәннәр

Россия Президенты Владимир Путин 430 нчы мотоукчылар полкына “гвардия” мактаулы исемен биргән. Подразделениене асылда Татарстаннан мобилизацияләнүчеләр тәшкил итә.

Полк Угледарны азат итүдә катнашкан. Шулай ук Донецк халык республикасының Великая Новоселка торак пункты юнәлешендә, Днепропетровск өлкәсендә территорияләрне азат итүдә катнашкан. Бу җәһәттән документ хокукый актларның рәсми сайтына урнаштырылган, дип яза “ТАСС”.

“Кораллы конфликт шартларында Ватанны һәм дәүләт мәнфәгатьләрен саклауда массакүләм каһарманлык һәм батырлык, ныклык, фидакарьлек күрсәткән өчен”, – диелгән документта.
Хәзер подразделение “430 нчы гвардия мотоукчылар полкы” дип аталып йөртеләчәк.

Исегезгә төшерәбез: Угледар шәһәрен азат итү 2024 елның 26 августында берьюлы 5 юнәлештә башланган. 430 нчы полк хәрбиләре шәһәрнең көнбатыштагы өлешенә бәреп кергән.

Подразделениеләр сентябрь азагында үзләренең позициясен ныгытып,  1 октябрьдән шәһәрне азат итүнең төп этабына керешкән.

Сугышлар барышында 430 нчы полкның 3 нче ротасы һөҗүмчеләре беренчеләрдән булып Угледарның үзәк бинасы – шәһәр хастаханәсе янына бәреп кергән. Хәрбиләр андагы бер бинага Татарстан флагын урнаштырган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре