Бүләкләрне РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов тапшырды. Бу турыда Татар-информ яза.
Конкурсны Татарстанның Инвестиция-венчур фонды, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Фәннәр академиясе оештырган.
Аның максаты – төбәктә гамәлгә ашырыла торган инновацион проектларга үсешнең төрле этапларында ярдәм итү, шулай ук яшьләрне фәнни-тикшеренү һәм фәнни-технологик эшчәнлеккә җәлеп итү. Конкурс Фән һәм технологияләр унъеллыгы бурычларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.
2025 елда конкурска 228 гариза кабул ителгән. «Технологик компания» номинациясендә 27 проект тәкъдим ителгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча жюри иң яхшы биш проектны сайлаган.
«Технологик компания» номинациясендә җиңүчеләр:
- «Роза Цветов» проекты белән «Роза Цветов» генераль директоры Елена Коган;
- «Өч координаталы цифрлы сейсмометр» проекты белән «ГЕОЛТЕХ» генераль директоры Ленар Гыйләҗев;
- «УППС химстойкий 825ESM» проекты белән Түбән Каманың ПолиЛаб «Түбән Кама Нефтехим» директоры Сергей Нестеров;
- «Просто космос» белем бирү комплексы белән «Просто космос» инженерияне өйрәнү өчен укыту комплексы» («Техноконструктор») проекты җитәкчесе Юлия Фукина;
- «Импрегнированная стеклоармированная лента» проекты белән «Татнефть-Пресскомпозит» компаниясенең маркетинг буенча әйдәп баручы белгече Анастасия Голованова.
- Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез