Диңгезләр дип без океаннарның материкларга килеп терәлгән, коры җиргә елышыбрак торган өлешләрен атыйбыз. Диңгезләр – океаннарның дәвамы, аларның состав өлеше, ул сулыкларны бер-береннән аерып карап булмый. Кара диңгез, Урта диңгез кебек зур «күл»ләрнең мәйданын төгәл билгеләп булса, океаннар белән чиктәшләрнең, мәсәлән, Баренц диңгезе, Кариб, Япон диңгезе ишеләрнең чикләре дә шактый шартлы.
Җыеп әйткәндә, диңгез-океаннар Җир өслегенең дүрттән өч өлешен (72 процентын) били. Ул гынамы, сулыкларда планетадагы бар булган суның 96 проценты тупланганлыгы да билгеле. Һәм ул – мәгълүм ки, тозлы су. Тозлы булса да, шунда яшәгән меңләгән төр җан иясе өчен ул – идеаль мохит, идеаль стихия. Галимнәр фикере шундый: биологик төрләр саны буенча диңгез-океаннардагы тереклек ияләре коры җирдәгеләрдән күбрәк. Диңгез җан ияләренең хәтсезе, бигрәк тә тирәндә яшәгәннәре әле гомумән өйрәнелмәгән, беркайда да теркәлмәгән.
Диңгез-океаннар хакимлек иткән планетабызда ярый ла суның билгеле бер өлеше парга, пардан болытка әйләнеп тора. Аннан яңгыр рәвешендә килеп, дөньябызның калган 28 процентын – коры җирне сугара. Шул сәбәпле җирдә чишмәләр чылтырый, мул сулы елгалар ага, күлләр җәйрәп ята. Шул рәвешле җан ияләренең суга – җирдәге төп сыеклыкка булган ихтыяҗы канәгатьләндерелә. Шунсыз һич булмый, тереклек ияләре үзләре дә 70–80 процентка судан тора бит. Бу хәл дә – килеп чыгышыбызның өстәмә бер дәлиле.
Диңгез-океаннарның җирдәге климатны көйләвен дә әйтик. Планетада җылы сыешлыгы буенча су белән ярыша алардай бернинди сыеклык та, каты матдә дә юк. Зур сулыклар кызуда артыкка киткән җылыны үзенә ала, салкында исә кире чыгара. Шуңа күрә диңгезгә якын тарафларда климат һәрчак йомшак. Ә инде Евразия кебек зур кыйтгаларның эченә кергән саен һава торышы кискенләшә, кискен континентальгә әйләнә: җәен нык кызу, кышын – артыкка киткән салкыннар. Әле тагын шунысы да бар: әгәр диңгез-океаннар өлеше 72 проценттан кимрәк булса, җирдә чүлләр мәйданы күбрәк булыр, материк эченә кергән саен корылык көчәер иде.
Татарстаныбыз уртача континенталь климатлы зонага урнашканлыктан, һава торышы биредә артык зарланырлык түгел. Шулай да, игенчелек дигәндә, безнең төбәкне еш кына «зона рискованного земледелия» дип атыйлар, корылык теңкәгә тигән еллар да булгалый. Явым-төшемгә килгәндә, безне гадәттә Төньяк Атлантикадан килгән циклоннар коткара. Атлантик океанның ул өлешенә җылы агым Гольфстрим үтеп керә, җылылык исә парга әйләнү процессына өстәмә импульс биреп, аны көчәйтеп тора. Ул агым булмаса, төбәгебездә күпкә кискенрәк климат күзәтелер иде.
Диңгез-океаннарның тагын бер әһәмиятле үзлеге бар. Алар атмосферадагы углекислый газны йотып кына калмый, судагы фитопланктон – кырык төрле кечкенә суүсемнәр – һавага күпләп кислород та бүлеп чыгара. Аның күләме урманнар биргән кислородтан күбрәк тә әле. Галәмәт зур ул дәрьяларда меңләгән төрле җан ияләре яшәгәнен, аларның хәтсезе кеше өчен ризык базасы икәнне дә беләбез.
Тик ризык димәктән, кешелек бүген чаманы югалтты кебек. Балык тоту, балык промыселы белән мавыгу аркасында, шундый аерым төр балыклар, язуларынча, инде бетү чигендә. Эрнест Хэмингуэйның данлыклы «Карт һәм диңгез» повестен укыган кеше кармакка эләккән зур балыкның баш бирмичә картны тәүлек буе җәфалаганын белә. Ә менә сөңге борынлы ул балыкның исеме марлин икәнен халык белеп бетерми. Әйтәсе сүз биредә шул: океаннардагы барлык марлинның 90 проценты инде тотылган, ашап бетерелгән. Тунец, тәрәч дигәндә дә процентлар шул чама. Гомумән, кешелек диңгезләргә әле һаман да төпсез кое итеп карый. Гәрчә аның ресурслары чикләнгән булса да.
Диңгез-океаннар – меңләгән суднолар: алагаем супертанкерлардан, круиз лайнерларыннан башлап, кечкенә траулерлар, төрле яхталар өчен су юлы да бит әле. Су транспорты, башкалар белән чагыштырганда, иң арзаннардан санала. Автомобиль өчен асфальт саласы, поездлар өчен зур чыгымнар тотып, тимер юллар сузасы бар. Ә диңгездә юл инде салынган. Йөкнең күләме, авырлыгы да чикләнмәгән, ташы гына. Ташыйлар да. Ташыган чакта сансызланып, суга нефтьне, нефть продуктларын да агызалар, кырык төрле чүп-чар ташлыйлар, диңгез-океаннар буйлап әллә күпме ташландык ятьмәләр йөзеп йөри. Экологлар диңгезгә эләккән нефть күләме буенча төгәл саннарны да китерә. Ул елына 21 миллион баррельгә (!) җитә икән.
Безнең мин-минлекле цивилизация океан-диңгезләрне пычратудан, аны талаудан кайчан да булса туктый алырмы? Ихтимал, юк. Кеше заты акылына килсен өчен, диңгез продуктларының бетү чигенә җитүе, тәмам бетүе, ул дәрья-сулыкларның канализация коллекторына әйләнүе кирәктер бәлки. Адәми затлар бер нәрсәне исәпләсен, дөрес аңласын иде: бар булган тереклекне, шул исәптән кешене дә бар иткән ул мәһабәт сулыклар үзе тудырганны үзе үк бетерергә, юкка чыгарырга да сәләтле бит...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез