«12 июнь – илебез тарихында мөһим көн. – Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн бу. Әлеге документта бәйсез демократик-хокукый дәүләт булдыруга юнәлеш тоту игълан ителгән, – диелгән котлауда. – Бүген дә бәйрәм илебезнең бердәмлеге, Ватаныбызның бүгенгесе, киләчәге өчен уртак җаваплылык символы булып тора һәм төп кыйммәтләрне: ирек, бәйсезлек һәм Ватанга тугрылыкны берләштерә.
Язмышны хәлиткеч чорда яшибез. Илебезнең киләчәге уртак тырышлыгыбызга һәм илне үстерүгә мөмкин кадәр өлеш кертүебезгә бәйле. Гомер-гомергә Россияне таркатып, дәүләтебезне юк итәргә тырышучылар булган. Хәзер дошман янә русофобия, террорчылык һәм милләтчелек байрагы астында берләште. Дошман үз максатына ирешү өчен террорчылыкның төрле формаларын куллана, яшьләребезнең аңына җимергеч тәэсир ясарга, җәмгыятебезгә дошманлык, нәфрәт, курку хисе сеңдерергә маташа.
Террорчылыкка каршы комиссия аппараты шуны басым ясап әйтә һәм тагын бер кат искәртә: экстремизм һәм терроризмга каршы көрәшү – һәркайсыбызның гражданлык бурычы. Уяулык, ваемлылык, законны һәм илебез халыклары традицияләрен ихтирам итү – җәмгыятьне бербөтенгә һәм какшамаска әйләндергән сыйфатлар. Террорчылыкка каршы көрәш – махсус хезмәтләрнең бурычы гына түгел, бәлки икътисадны үстерү, социаль проектларны тормышка ашыру, балалар тәрбияләү өчен һәм һәркайсыбызның киләчәге өчен кирәкле шарт та әле.
Бу бәйрәм көнендә бәхетле киләчәк – террорсыз, дошмансыз һәм куркусыз киләчәк телим. Россия көне белән! Илебез һәрвакыт иминлек һәм гаделлек терәге булып калсын!»
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез