Газетага язылу

Төшкә охшаган чынбарлык

Моннан берничә көн элек Ташкичүдә һава тревогасы игълан ителде. Авылның берничә йөз еллык тарихында беренче тапкыр кешеләргә азык-төлек, су, акча запасы булдырып качу урыннарына юнәлергә чакыру яңгырады. Беркем дә беркая да качмады, билгеле. Хәбәр берникадәр җанлану уятты да онытылды.

 

Социаль челтәрләрдә Петербургтан берәү яза: «Кыйммәтле әйберләр сатып алуларым белән мактанырга яратмыйм, ләкин мин әле генә машинама ягулык салдырдым». Кешеләрнең катлаулы вазгыятькә юмор белән караулары сөендерә. Ләкин тормыш авырая бит, бер дә уйламаган җирдән хәяткә турбулентлык дигән нәрсә бәреп керә. Социаль челтәрләрдән тагын бер хәбәр: «Нидерландлар Россия белән ихтимал сугышка әзерләнә: конфликт чыккан очракта илдә 2000 гә кадәр Россия хәрби әсирен кабул итә алачак лагерь булдыру буенча күнегүләр үткәрелде». Фейк түгел, «Российская газета»ның чәршәмбе саны да шул хәбәрне кабатлый.

 

Моннан берничә ай элек кенә, Россиядә бензин кризисы башланачак, дип әйтсәң, кешеләр көләрләр генә иде. Бүген: «Суыткыч белән телевизор ярышында көтмәгәндә алга бензоколонка чыкты», – дип шаярталар. Киеренкелек спирале соңгы чиккә җитеп бөтерелә соңгы атналарда. Социаль челтәрләрдә тагын бер хәбәр таратылды. «Израиль үзенең мәкерле гамәлләре аркасында Өченче Бөтендөнья сугышы башланганчы юк ителергә тиеш», – дип белдерде Кытайның чит илләр эшләре министры. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе рәсми каналлар аша тикшереп карады: Ван Иның андый белдерүе Кытайның Чит илләр эшләре министрлыгы сайтында юк. Димәк, чынмы-юкмы икәнен әйтеп булмый. Әмма бер нәрсә факт: дөнья лидерлары Өченче Бөтендөнья сугышына әзерләнүләрен яшереп тормый.

 

Бу юлларның авторы ул сугышның контурларын, фронт сызыкларының кайлардан үтәсен әйтеп бирә ала. Әмма кайбер нәрсәләрне генә искәртә. Зур сугыш алдыннан Израиль дигән дәүләт, чынлап та, юкка чыгачак. Яһүдләр бүген үк инде Аргентинага качу җаен эзли, шуннан җир сатып ала. Өч миллионлап гыйбри Израильдән качты, дигән рәсми расланмаган мәгълүмат бар. Пентагонның элекке киңәшчесе Дуглас Макгрегор соңгы көннәрдә генә: «АКШ Якын Көнчыгышны югалта, ә Нетаньяхуның сәгате инде кирегә китте», – дип белдерде.

 

Соңгы атналарда Албаниядә бик көчле протестлар бара. Трамп кияве Джаред Кушнер (ул да чыгышы белән гыйбри) бу илдән зур җир участогы сатып алды. Албаннар риза түгел, чөнки халык яшәгән, фәкыйрь кешеләр милке булган җирләр Кушнер кулына күчте. «Ни өчен ул җирне Израильдән түгел, ә Албаниядән ала?» дигән сорау кызыклы. Ул алган җирләрдә егерменче гасырда – атом-төш сугышы куркынычы көчле булган елларда албаннар качу урыннары – бункерлар төзегәннәр. Кушнер шул бункерларга кызыга да инде.

 

Газета хәбәрчесе тагын бер нәрсәне курыкмыйча әйтә: христианнар «Армагеддон» дип атап йөртә торган соңгы зур сугышка чаклы Россия–Украина конфликты төгәлләнәчәк, ягъни Өченче Бөтендөнья сугышы кысасына ул конфликт керми. Франциядә Зур җиделек (G7) саммиты бара. Анда иң беренче һәм төп мәсьәлә – Украина конфликты. Көнбатыш лидерлары Трамп катнашында ул конфликтны төгәлләргә телиләр. Саммитта Зеленский һәм кайбер мөселман илләренең лидерлары катнаша. Соңгылары бик афишаланмый, әмма дүрт гарәп иле лидерлары бар дип әйтәләр. Израиль һәм Россия юк. Бу – мөһим нәрсә. Бу урында тагын бер нәрсәне искәртеп үтү урынлы булыр. Соңгы берничә көн эчендә Россия нефте бәясе 63 долларга кадәр ишелеп төште һәм Трамп безнең нефтькә яңадан санкцияләр кертергә җыена.

 

Автор шушы урында зур турбулентлык темасын читкә куя һәм аның сәбәпләрен сөйләүгә күчә. «Катастрофик конфронтациягә безне ни якынайта?» дигән сорауга җавап бирергә тели. Интернет кырыннан бер хәбәрне ясалма акылга тәрҗемә иттерик әле: «Япония банкы процент ставкасын 1995 елдан бирле иң югары дәрәҗәгә күтәрде һәм 2027 елның апреленнән Япония дәүләт облигацияләрен сатып алу күләмен кыскартуны туктатырга карар кылды. Моңа кадәр ставка 0,75% дәрәҗәсендә иде. Reuters мәгълүматлары буенча, аны 1 процентка кадәр күтәрү декабрь аеннан бирле беренче күтәрү булды һәм ставканы соңгы 31 елдагы иң югары дәрәҗәгә чыгарды. Япониядә процент ставкаларының үсүе АКШ дәүләт облигацияләре базары өчен яхшы билге түгел».

 

Россиядәге төп ставканың 14,5 процент булуын искә төшерсәгез, 1 процентлы япон ставкасы көлке булып тоелырга мөмкин. Ләкин ул японнар өчен көлке түгел. Аларның дәүләт бурычы ЭТПның 250 проценты күләмендә. Процент ставкасын печтек кенә күтәрсәң дә, бурычны түләү авырлаша. Әмма күтәрми кала алмыйлар, чөнки илдән капитал башка базарларга кача. Процент үскәч, япон спекулянтлары үз облигацияләрен алачак, АКШныкын, әйтик, сатачак. АКШның дәүләт бурычы ЭТПның 120 проценты күләмендә. Бу күләмне дә түләп булмый. Трамп шуңа күрә ашыгыч рәвештә башта сәүдә сугышы оештырып карады, башка илләрне читләтеп талау хисабына Америка бурычын капламакчы булды. Уен барып чыкмады. Ачыктан-ачык дәүләтләрне талауга күчәргә туры килде. Венесуэла нефтен һәм алтын запасын талап алу кыенлык тудырмады. Иранга килеп җиткәч, тешкә суктылар. Иран нефтен кулга төшереп булмагач, ни кала? Дөньядагы иң бай ил – Россия бар. Әмма атом-төш державасы белән маңгайга-маңгай бәрелеп булмый. Хәтәр. Агымдагы вазгыятьтә бензин дефициты – азык-төлек дефициты аша хаос оештырырга тырышу бара. Хаос социаль шартлауга китерер дип өметләнәләр. Россиягә бу уеннан ашыгыч рәвештә чыгарга кирәк. Әмма бу – авыр мәсьәлә.

 

G7 саммитында беренче номерлы мәсьәлә итеп Украина конфликты куелган икән, димәк, безгә каршы яңа уен кагыйдәләрен килештерергә телиләр. Бу уенда Якын Көнчыгыш илләре дә катнашырга тиеш. Агымдагы вазгыять менә шундый. Аны процентлы бурычлар тудыруын аңлата алганмындыр.

«Глобаль капитализм системасы ишелеп барганда, аның җимерекләре астыннан ничек исән чыгарга?» дигән сорау борчымый калмый, әлбәттә. Игелек эшләгез. Котылуның бердәнбер юлы шул, чөнки, ни кылсаң, шул үзеңә әйләнеп кайта. Бу – үзгәрми торган закон.

                                              

 

          

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре