Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Төзелеш программаларының гомуми планы бүгенгә 73%ка үтәлгән, 2 млн 320 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган.
Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 82%ы тапшырылган: бу - гомуми мәйданы якынча 857 мең кв. м булган 93 күп фатирлы йорт.
Социаль ипотека программасы буенча еллык план 60%ка үтәлгән. Гомуми мәйданы 90 мең кв. метрдан артык булган 34 йорт төзелеше тәмамланган.
Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 1 млн 372 мең кв.м. торак тапшырылган, ягъни планның 69%ы. Гадәттәгечә дүрт категорияне үз эченә алган аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру турында.
Ятим балалар арасында быел - 641 торак алучы. Бүгенге көнгә федераль бюджеттан финанслашу хисабына 49 торрак урын сатып алу буенча дәүләт контракты төзелгән. 146 торак урын сатып алу буенча дәүләт контракты төзү хокукына электрон аукционда катнашу өчен бердәнбер гариза бирелгән. Бүгенге көндә дәүләт контрактына кул кую эше алып барыла. Ятим балалар өчен билгеләнгән торак төзелеп килүче 45 күп фатирлы йортта урнашкан.
Киләсе категория – 5 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр. Бүгенге көндә торак урыннары алу өчен 22 сертификатның 1543 кв.м. мәйданга 14е сатылган. Калган 8 сертификат иясе өчен торак урыннарын сайлап алуны республиканың Дәүләт торак фонды алып бара.
Яшь гаиләләр категориясе буенча - 61 торак алучы, шулардан 45 гаилә субсидия акчасыннан файдаланган, калган гаиләләр торак базарында фатир сайлауларын дәвам итә.
Мәҗбүри күченеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күченеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр - бу категориягә быел 3 кеше керә. Бүгенгә ике гаилә яраклы торак сатып алган.
Социаль объектлар төзү, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыру турында. Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программасына 14 объект керә.
Юлларны төзекләндерү объектлары буенча төзелеш эшләре 31%ка үтәлгән.
Су белән тәэмин итү челтәрендәге 6 объектның 5се буенча контрактлар төзелгән. Калган объект буенча контракт киләсе ай ахырына кадәр планлаштырылган. Төзелеш-монтаж эшләре 39%ка үтәлгән. Узган ике атнада Зеленодольск районында бер объект төгәлләнгән.
«Мәгариф» өлкәсендә 7 гомуми белем бирү учреждениесе төзелеше дәвам итә, алар буенча Минзәлә районында бер объект төгәлләнгән. Балалар бакчалары төзелеше буенча эшләр планлаштырылган күләмнең 64%ы үтәлгән.
«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча Казан шәһәрендә стационарның кабул итү-диагностика бүлеген төзү дәвам итә. Башкарылган эшләр күләме 54% дип бәяләнә.
Спорт линиясе буенча быел 14 объект гамәлгә ашырыла.4 ябык футбол манежы төзелеше буенча эшләр 81% тәшкил итә. Универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше буенча программаның Казанда урнашкан соңгы объекты эштә кала. Аның буенча эшләрнең 32%ы үтәлгән. Футболны үстерү үзәген төзү эшләре 90%ка үтәлгән. Боз ареналары төзелеше буенча да планнан 58% үтәлгән.
«Мәдәният» тармагы буенча быел 7 объект төзеләчәк. Күп функцияле үзәкләр төзелеше буенча эшләр 83%ка башкарылган.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган балалар сәнгать мәктәпләре төзелеше буенча да төзелеш-монтаж эшләре 26%ка башкарылган.
Экология өлкәсендә Казан шәһәрендә «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итә. Биредә планлы эш күләменең 95%ы тәмам. Яшьләр сәясәте буенча агымдагы елда 7 объект төзеләчәк.
Балаларны савыктыру лагерьларын төзү эшләре 69%ка башкарылган. Шулай ук республиканың башка ике программасы кысаларында быел 27 объект төзеләчәк.
Башкарма комитетлар төзелеше буенча эшләр 86%ка башкарылган. Хисап чорында республиканың Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Югары Ослан районнарында өч объект төзелеп беткән.
Агымдагы елда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча 51 җәмәгать территориясе төзекләндереләчәк. Республиканың 39 муниципалитетында 48 объектта эшлшәр дәвам итә. Үтәлеш 39% тәшкил итә. Узган ике атнада республиканың Спас районында бер объект төгәлләнгән.
Быел республиканың инженерлык инфраструктурасы 6 республика һәм 2 федераль программа кысаларында модернизацияләнә.
Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү кысаларында үтәлеш 51% тәшкил итә. Хисап чорында 7 муниципаль берәмлектә 7 объект төзелеп беткән.
Газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 87%ка үтәлгән. Хисап чорында Алексеевск һәм Югары Ослан районнарында ике объект төгәлләнгән.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең республика программасы буенча подряд оешмалары тарафыннан 80 объектта эшләр алып барыла. Үтәлеш 32% тәшкил итә. Узган ике атнада Түбән Кама районында һәм Казан шәһәрендә 5 объектта эшләр төгәлләнгән.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль проекты кысаларында үтәлеш 75% тәшкил итә. Узган ярты айда Чаллы шәһәрендә бер объектны төгәлләнгән.
Чистарту корылмаларын модернизацияләү программасы буенча эшләр 80%ка башкарылган. Хисап чорында бер объектны Лениногорск районында төгәлләгәннәр.
Лениногорск шәһәрендә капиталь төзелеш һәм газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү программасының соңгы объекты буенча эшләр 60%ка үтәлгән.
Торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу программасы буенча үтәлеш 81% тәшкил итә. Хисап чорында 30 муниципаль берәмлектә 171 объект төзелеп беткән.
«Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган объектлар буенча эшләр 63%ка башкарылган.
Җитештерүдә имгәнү очраклары турында мәгълүмат. Соңгы ике атна эчендә ике авыр бәхетсезлек очрагы булган. Ике очрак та «Алабуга» махсус икътисадый зонасында «Синергия «Индустриаль технологик паркы» төзелеш объектында булган.
Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуга юл куймау максатыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар һәм контроль-күзәтчелек органнары төзелеш мәйданчыкларын даими нигездә тикшерәләр, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез