Газетага язылу

Түбән Кама мэры машинага БПЛА һөҗүм итү нәтиҗәсендә ике кызның һәлак булуын әйтте

Түбән Камага пилотсыз очычлар һөҗүмендә ике туташның гомере өзелгән. Түбән Кама мэры Радмир Беляев 13 сентябрьдәге фаҗига – дроннарның һөҗүме турында тәфсилләбрәк сөйләп үткән.

“ТАСС” хәбәренә караганда, һөҗүмдә ике кызның гомере өзелгән: бу куркыныч мизгелдә алар юл чатындагы машинада булган.

Шул ук автомобильдәге тагын ике кеше яраланган. Мэр әйтүенчә, һәлак булганнарның гаиләләре шундук шәһәргә килгән. Шәһәр хакимияте җирләүне оештыруга төрле яклап ярдәм итәргә әзер.   Исегезгә төшерәбез: 13 сентябрьдә Түбән Кама дошманның пилотсыз очкычлары һөҗүменә дучар булган. 2 кеше үлгән, 14е яраланган, сәнәгать һәм гражданлык объектларына зыян килгән, бер предприятиедә янгын булган. Россия Тикшерү комитеты террорчылык акты турында статья буенча җинаять эше кузгаткан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре