Соңгы елларда Татарстанда Тукай исеме, аның иҗаты һәм тормышы белән таныштыруга багышланган туристик маршрутлар шактый барлыкка килде. Ә менә «Күңел адреслары. Тукай» мәдәни экскурсия маршруты проекты алар арасында бик үзенчәлекле булырга охшаган. Ул туристлар өчен генә түгел, Казан һәм республика халкының күңеленә дә хуш килер, дип өметләнә оештыручылар. Чөнки әлеге маршрут берничә иҗади юнәлешне берләштерә. Идеясе – Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпованыкы. Проектны Татарстан Милли музее, Татар утары һәм Тинчурин театры бергәләп тормышка ашыра.
Тукай дөньясына беренче сәяхәт 5 гыйнварда булачак. Татарстан Милли музее директоры Айрат Фәйзрахманов сүзләренә караганда, өч сәгатькә исәпләнгән маршрутның беренче ноктасы – Тукай музее. Ул бер кечкенә серне дә ачты. Проектның беренче катнашучыларына музей бинасының манарасын да күрсәтергә җыеналар икән. «Ул манара эченә кереп караган кешеләр бик сирәктер әле», – ди Айрат Фәйзрахманов.
Аннары Иске Татар бистәсендәге Юнысов мәйданында урнашкан дүрт бакча белән таныштырачаклар. Аларның берсе – «Мәхәббәт бакчасы» – янәшәсендә шагыйрь йөрәген яулаган Зәйтүнә Мәүлетова яшәгән 63 нче йорт та булган. Сөйгәне торган йорт янәшәсенә килеп, Габдулла кузна уенын уйный торган булган. Гомумән, Юнысов мәйданы тирәсендә туристларга сөйләрлек Тукайга бәйле кызыклы вакыйгалар шактый. Экскурсиядә катнашучылар шагыйрьнең чордашлары, замандашлары турында да кызыклы мәгълүмат ишетәчәк. 1 гыйнварда Тукайның аерылмас якын дусты, күренекле язучы Фатих Әмирханның тууына да 140 ел тула.
Тукай нинди ризык яраткан?
Музейдан соң маршрут Татар утарында дәвам итәчәк. Бу тарихи бинада заманында «Шәрыкъ клубы»ның утырышлары узган. Тукай үзенең әдәбият турындагы лекциясен шунда укыган. «Туган тел» шигырен дә беренче тапкыр нәкъ менә әлеге бинада сөйләгән.
Габдулла Тукай нинди ризыклар ашарга яратты икән? Эзләнүләр нәтиҗәсендә, оештыручылар бу сорауга да җавап тапкан. Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов белдергәнчә, Тукай кабартма, пәрәмәч, бәрәңге боткасы, пылау кебек ризыкларны үз иткән. «Күңел адреслары. Тукай» мәдәни экскурсия маршруты белән юлга чыгучыларга да ресторанда аларны татып карап, тамак ялгап алу мөмкин булачак.
Шуннан соң маршрут Тинчурин театрында дәвам итәчәк. Монда тамашачыларны бик кызыклы премьера көтә. Театрның баш режиссеры Айдар Җаббаров, Камал театрында «Казанга Тукай кайткан» спектаклен куеп, шагыйрьне халыкка үз күзаллавы аша ачкан иде инде.
– Мин Тукай язмышы турында алга таба да эшләргә телим. Аның әле Казанга килгәнче булган тормышын да төрле формаларда тамашачыга җиткерәсе килә, – ди режиссер.
Театр «Тукай иҗаты. Оркестр. Ясалма интеллект» дигән иҗади программа булдырган. Ясалма фәһемгә мөрәҗәгать итеп, «Исемдә калганнар» әсәре буенча анимацион фильм төшерәләр. Проектны эшләүдә театрга маркетинг һәм AI технологияләр өлкәсендә белгеч Алсу Хәйбриева булыша.
– Ясалма фәһем әлегә милли төсмерләрне белеп бетерми. Без аңа татарга хас үзенчәлекләрне өйрәтәбез, – ди ул.
Айдар Җаббаров исә ясалма фәһемнең ниләр эшләвен күреп шаккатуын һәм хәтта бераз куркуын да яшерми. «Ул шулкадәр сыйфатлы картиналар тудыра», – ди режиссер. 50 минутлык фильм тавышсыз булачак. Театр булгач, әлбәттә, актерларсыз булмый. Экранда барган вакыйгаларны Татарстанның атказанган артистлары Резедә Сәлахова һәм Артем Пискунов сәхнәдә сөйләп, тавышландырып барачак.
– Мин мондый алымны Берлинда бер спектакльдә күргән идем. Анда кино күрсәтәләр, һәм шунда ук аны артистлар тавышландыралар. Безнең театр актерлары Резедә Сәлахова белән Артем Пискунов социаль челтәрләрдә еш кына шундый видеолар төшерә. Һәм минем башыма «Бу алымны нишләп әле алар ярдәмендә кулланмаска?» дигән фикер килде. Театрның оркестры музыкаль бизәлеш өстәячәк, – ди Айдар Җаббаров.
Шунысы сөендерә: «Күңел адреслары. Тукай» мәдәни экскурсия маршруты бер генә тапкыр оештырыла торган проект түгел. Ул ел буе атнага ике-өч тапкыр булып торачак. Билетларны музей, театр сайтыннан сатып алырга мөмкин. Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов театрның мондый проектларны алга таба да тормышка ашырырга әзер булуын белдерде. Һәм киләчәктә халкыбызның башка бөек шәхесләре хакында да кызыклы маршрутлар оештырырга мөмкин, дигән фикер әйтте.
Сүз уңаеннан, 2026 ел Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы тәкъдиме белән Тукай елы дип игълан ителде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез