Нинди карар бу?
Әлеге указ 20 июльдә имзаланды. Шулай итеп, укытучыларга һөнәри үсеш өчен кирәкле шартлар булдырырга ышандыралар. Документта укытучыны яклау, һөнәренә бәйле мәсьәләләрдә юридик ярдәм күрсәтү турында да әйтелә. Шулай ук мөгаллимнәрнең эш сәгатьләренә дә игътибар бирәчәкләр. Алар айга кимендә бер тапкыр дәүләт музейларына бушлай йөрергә мөмкин. Мәктәпкә килгән яшь укытучылар тәҗрибәле остазларның ярдәменә таяна ала. Ә 25 елдан артык педагогик стажы булган укытучылар «Хезмәт ветераны» исемен алуга өметләнә ала. Россиядә укытучы статусын раслый торган таныклыкның бердәм үрнәге эшләнәчәк. Төбәк башлыкларына да тәкъдим бар. Әйтик, укытучы балаларын бакчага кабул иткәндә ташлама ясый алалар. Башка ярдәм чаралары да кертә алалар. Җыеп әйткәндә, әлеге карар педагог һөнәренең абруен күтәрүне күздә тота.
– Күптән көтелгән мөһим карар. Социаль гарантияләр турында гына түгел бу. Дәүләт, төбәкләр, район-шәһәрләр педагогик хезмәткәрләргә төрлечә ярдәм күрсәтә. Бу документ – җәмгыятькә, безнең барыбызга да укытучыларга аерым хөрмәт булырга тиеш дигән сигнал. Укытучылар аша без дәүләткә дә хөрмәтебезне күрсәтәбез, – ди Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова. – Үзгәртеп кору чорында Татарстан илдә укытучының абруен күтәрү турында җитди уйлаган төбәкләрнең берсе булды. 2010 елда республика Укытучы елын игълан итте. Укытучылар өчен кызыксындыру чаралары булдырылды – ноутбук, интерактив такталар белән тәэмин итү, «Алгарыш» һәм башка проект, грантлар. Ел саен укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү өчен яңа адымнар ясалды. Әмма укытучы еш кына матди ярдәмгә түгел, үзләрен яклауга мохтаҗ булды. Фильмнарда, матбугатта, социаль челтәрләрдә укытучының хезмәтен бәяләмәү, аларга карата саксыз караш модага әйләнде. Ә бит безнең балаларның, димәк, илнең киләчәк язмышы укытучылар кулында. Бөтен һөнәрләр дә хөрмәткә лаек. Әмма барысының да башында укытучы тора. Әлеге белгечләргә аерым, югары статус булырга тиеш.
Укытучылар сүзе
Ниһаять! Азнакай шәһәренең 3 нче мәктәбе укытучысы Римма Тинбакова бу карар турында әнә шулай ди. Әмма аны ничек тормышка ашырырлар бит әле?
– Чыннан да, соңгы елларда укытучыларның абруе бик нык төште. Без, укытучылар, моны нык тоябыз. Укучы белән нинди генә хәл килеп чыкса да, иң беренче чиратта укытучы җаваплы. Әти-әниләр тарафыннан хөрмәт кимеде, – ди ул. – Дәүләт электрон белем бирү ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге бирергә җыеналар. Яхшы, әлбәттә. Тик ул, сез тиеш, дип көчләп тагуга, тикшереп торуга әйләнеп калмасын иде. Укытучы болай да һәрдаим белемен күтәрә. Һәр өч ел саен белем күтәрү курсларында укыйбыз, һәр биш ел саен аттестация үтәбез, категориябезне яклыйбыз, бер тапкыр алган категориягә без әле һаман да лаеклы икәнебезне исбат итеп торырга мәҗбүр. Шул бик нык җанга тия.
Ә менә 25 ел стажы булган укытучыларга «Хезмәт ветераны» исеме бирелү турындагы карарга мин бик шат. Шул гомер мәктәптә хезмәт кую – зур сабырлык һәм батырлык ул. Бар кеше дә булдыра алмый моны. Яшь педагогларга ярдәм дигәндә, аларга остазлар беркетү кирәк дип саныйм. Мәктәпкә килгән яшь педагог шактый авырлык белән очраша: программа төзүдән башлап, әти-әниләр белән уртак тел табуга кадәр. Шәхсән үземә андый ярдәм булды, мин ул яктан бәхетле. Хезмәтен яратып, дәүләт тарафыннан ярдәм һәм таяныч тойган укытучы гына сыйфатлы белем бирә ала.
Әлеге документ белән танышкач, Минзәлә шәһәренең 2 нче мәктәбе укытучысы Гөлфинә Хамаеваның башына төрле уйлар килгән.
– Гамәлгә керсә, бик әйбәт. Әмма «Хезмәт ветераны» исеме бирү өчен 25 ел көтәргә дә кирәкмидер. Бүләкләр, өстәмә түләүләр шау-гөр килеп эшләгәндә, яшь чакта булсын. Яшем 60 ка якынлаша. Андый исем быел килергә тиеш иде. Әлегә хәбәр юк. Бу карар үз көченә кергәч, бирми калмаслар, шәт. 40 ел укытып та, аны алмыйча үпкәләп китүчеләр дә бар. Ветеран исемен күп кеше ала алмый. Файдасы да, өстәмәләре дә булсын иде аның. Шифаханәдә ял итү дә керсен иде, – ди Гөлфинә Хамаева.
Лаеш районының Комлы Кавал авылындагы «Гармония» мәктәбе директоры Марина Сәгъдиева исә бигрәк тә укытучыны яклау-саклауны көткән.
– Укытучының абруен күтәрергә җыенуларына сөенәм. Бар кешенең дә тормышы мәктәп аша үтә бит. Педагогны рухи яктан да, физик яктан да якларга кирәк. Бала өчен җаваплы кешене җәберләтергә ярамый. Баласына бакчада урын булмау сәбәпле, эшкә чыга алмаучы укытучылар да юк түгел. Аларның сабыйларын беренче чиратта кабул итү кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә булышачак, – ди ул.
Фикер
Камәрия Хәмидуллина, Татарстанның халык укытучысы:
– Укытучыны яклау дигән сүзне ишетүгә сагаеп каласың. Суд, тикшерүчеләргә бәйле мәсьәләләргә мәктәп, бакчаларда бөтенләй урын булмаска тиеш. Акылым белән заманалар үзгәрүен аңлыйм. Әмма гимназияне утыз елга якын җитәкләгән кеше буларак, балалар оешмаларына теләсә кем тыкшынырга тиеш түгел дип саныйм. Яшерен-батырын түгел, директор булып эшләгәндә төрле авыр очраклар булды. Гаугалы хәлләрне укытучы, әти-әни, укучы белән бергәләп, гуманлы юл белән хәл итәргә тырыштык. Укытучы яклауга дучар булырлык хәлгә җитмәсен иде. Мондый очракларда укытучы гына һәрчак дөрес яки гаепле була алмый. Шуңа күрә укытучыны якларга кирәк, дигән тәкъдимгә карата эйфория юк. Укытучы баласын беренче чиратта бакчага урнаштыруны табигый хәл дип кабул итәм. Ничек инде көн-төнен кеше баласы белән үткәргән укытучының үз баласын бакчага алмыйча интектереп була? Бу дөрес әйбер түгел. Бакчага алырга кирәк. Укытучының эш көненең озынлыгы бернинди нормативларга да сыймый.
Укытучыга хәзер гаиләсен алып бару, көн итү өчен икешәр ставкада эшләргә туры килә. Педагоглар җитми. Укытучы дәресләрне күбрәк күләмдә укытырга мәҗбүр. Аның онлайн курсларга язылып, белемен үстерү буенча эшләргә вакыты да юк. Әгәр җаен табып, электрон ресурслардан файдаланырга тели икән, хөкүмәт мондый мөмкинлекне сөенә-сөенә бирергә тиеш. Ул бит илнең киләчәгендә чагылыш табачак. Бу – баланы тәрбияләү эшенә өлеш кертү дигән сүз. Баланы хәзер белемсез килеш берничек тә җәлеп итеп булмый. Икмәк ничек кирәк булса, гыйлем дә мөгаллимгә шулай кирәк. Аны тагын сатып бирергә азаплану – бөтенләй башка сыймаслык хәл.
Чулпан Хәмидова, татар әти-әниләре төркеме әгъзасы:
– Балаларыбызның киләчәге белем бирүчеләргә бәйле. Шуңа күрә аларга хөрмәт һәм дәүләт ярдәме кирәк. Әмма иң мөһиме – бу үзгәрешләр кәгазьдә генә калмасын инде. Укытучыларның хезмәт шартлары яхшырсын, артык кәгазь эше кимесен, мәктәптә тыныч һәм нәтиҗәле уку мохите булдырылсын. Бу очракта әлеге карарның файдасын иң беренче чиратта балалар күрәчәк.
Әти-әниләрнең карашын үзгәртүгә килгәндә, карар үзе генә җитәрлек түгел. Әмма ул укытучы хезмәтенә хөрмәтне арттыруга этәргеч була ала. Иң мөһиме, анда каралган чаралар тормышта да чынлап гамәлгә ашырылсын.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез