Апрель-май айларында бәяләр үсүнең кинәт акрынаюы иң элек кыяр һәм помидор хакы төшүгә, шулай ук сумның ныгуына бәйле. Үзәк банк күзәтүендә шул хакта әйтелгән. Еллык инфляция – 5,6 процентка, айлык инфляция – 4 проценттан күбрәккә кимегән.
Әмма Үзәк банкта кисәтеп әйтелгәнчә, куллануга ихтыяҗның зур булуы, хезмәт хакларының шактый ук артуы һәм халыкта акча җыю омтылышының кимүе бәяләр төшүне акрынайта. Шуңа күрә Үзәк банк инфляциянең үсү ихтималын күздә тота. Яшелчә бәясе кимүдән, сум ныгудан туктагач, аларны яңа сынаулар алыштыра: Якын Көнчыгыштагы озакка сузылган конфликт логистикада кыенлыкларны арттырып, импорт бәясе үсүне тизләтәчәк.
“Инфляцияне 4 процентка кадәр киметү һәм шушы дәрәҗәдә саклап калу өчен, акча-кредит сәясәтенә бәйле карарларда зур саклык таләп ителә”, – диелгән Үзәк банк күзәтүендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез