Чарада Россиянең 89 төбәгеннән һәм дустанә 30 дәүләттән 15 меңнән артыграк кеше катнаша. Президент Владимир Путин чемпионатта катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү юллаган. Президент билгеләп үткәнчә, бәйге эшче белгечлекләрен сайлап алган көллиятләр студентларын һәм өлкән сыйныф укучыларын берләштерә. Ярышлар программасы исә транспорт тармагының кадрларга ихтыяҗыннан чыгып булдырылган.
“Бүгенге киң колачлы чара илебезнең транспорт комплексына багышланган, ярышлар программасы исә конкрет бурычлардан чыгып булдырылган”, – диелә Президентның сәламләвендә. Владимир Путин искәртеп үткәнчә, тармак хезмәткәрләренең профессионализмы һәм җаваплылыгы илнең технологик һәм икътисадый мөстәкыйльлелеге өчен логистика маршрутларын үстерү, тормыш сыйфатын яхшырту өчен мөһим. Бәйгедә катнашучылар 20 инновацион компетенция буенча көч сынашачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез