Газетага язылу

Владимир Путин Роспотребнадзор башлыгы белән очрашу үткәрәчәк

Дмитрий Песков: бүген Владимир Путин Роспотребнадзор башлыгы Анна белән очраша.

Россия Президенты Владимир Путин сишәмбе көнне Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова белән әлеге хезмәтнең эшчәнлеге буенча фикер алышу өчен эшлекле очрашу үткәрәчәк. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков журналистларга шул хакта белдергән.

“Бүген Владимир Путин Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова белән очрашачак. Әлеге хезмәтнең эшчәнлеге, үсеш планнары, төп проектлар буенча фикер алышу булачак”, – дигән Песков.

Исегезгә төшерәбез: 15 сентябрьдә Россиядә Санитария-эпидемиология хезмәте хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Матбугат секретаре Роспотребнадзорның эшен гаять зур илебездәге көндәлек тормыш өчен бик мөһим эш буларак бәяләп үткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Президент России, Президент РФ Владимир Путин

Көн хәбәре