Газетага язылу

XX Россия венчур форумының пленар утырышы башланды

Казанда XX Россия венчур форумының пленар утырышы башланды.

«РВФ-2026»ның төп темасы – «Технологик лидерлык – киләчәккә инвестицияләр». Форум кысасында Россиянең фәнни-технологик лидерлыгы, технологик эшкуарлык платформасын үстерү, инвестиция инфраструктурасы, базарлар үсеше трендларын анализлау мәсьәләләре игътибар үзәгендә булачак.

Форумда катнашучыларга Россия Премьер-министры Михаил Мишустин сәламләү хаты юллады. 

«Россия венчур форумы егерме ел дәвамында Россия һәм чит ил инвесторларын, эшкуарларны, зур корпорацияләр һәм фәнни-технологик җәмәгатьчелек вәкилләрен берләштереп, үз эшеңне башлау һәм тагын да үстерү өчен тәҗрибә, перспективалы идеяләр, иң яхшы үрнәкләр белән уртаклашу мөмкинлеген тудыра», – диелә сәламләү хатында.

Михаил Мишустин сүзләренә караганда, технологик лидерлык - ул ил үсешендә Россия Президенты тарафыннан билгеләнгән илкүләм максатларның берсе. «Моңа ирешү өчен эзлекле эш, шул исәптән, тотрыклы венчур экосистемасын булдыру, югары технологияле стартапларга финанслар җәлеп итү, сәнәгать предприятиеләренең инновацион мөмкинлекләрен арттыру юнәлешендә дә алып барыла», – диелә сәламләү хатында. 

Россия Хөкүмәте җитәкчесе форумда катнашучыларга уңышлар теләде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре