Зәй районы җитәкчелеге елына ике тапкыр уздыра торган традицион очрашулар 17 гыйнварда старт алды һәм ай ахырында төгәлләнәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Зәй районы җитәкчелеге елына ике тапкыр уздыра торган традицион очрашулар 17 гыйнварда старт алды һәм ай ахырында төгәлләнәчәк.
Чараларның максаты - халыкны 2022 елда районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар белән таныштыру. Халык җыеннарында район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Петр Тимаськов, депутатлар һәм халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары катнаша.
Чара барлык микрорайоннарда, авыл җирлекләрендә һәм хезмәт коллективларында уза, анда катнашучылар җитәкчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә.
Шундый очрашуларның чираттагысы 4нче мәктәптә узды. Очрашуны район башлыгы Разиф Кәримов алып барды. Ул 2022 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, киләсе елга планнарны бәян итте. Очрашу барышында район башлыгы халыкның үз тирәсендәге матурлыкны күрә һәм бәяли башлавын билгеләп үтте.
- Зәй халкы иске, хуҗасыз гаражларны сүтүне сорый башлады. Биш ел чамасы элек без микрорайонда яшәүчеләр белән җыелышлар үткәргән идек, ул вакытта хуҗасыз гаражлар урынында балалар мәйданчыгы төзергә, парковка зонасын киңәйтергә тәкъдим иткән идек инде. Ул вакытта халык : ”Бу безнеке, кагылмагыз! Без пенсионерлар, безгә кирәк түгел!" дип җавап бирде. Ә бүген алар ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча нинди мөмкинлекләр барлыгын күрделәр. “Безнең ишегалды” программасына быел 19 ишегалды керде, әмма без моның белән тукталып калмыйбыз, территорияләрне яхшырту буенча билгеле планнарыбыз бар. Халык гаражларның кирәк булмаячагын аңлый һәм бу корылмаларны сүтүне сорый. Алга таба без бу эшне башкарачакбыз, - диде Разиф Кәримов.
Моннан тыш, район башлыгы биш ел иске, җимерек дача йортларын бетерү мәсьәләсе белән шөгыльләнүләрен, балалар бакчалары һәм мәктәпләр янында урнашкан хуҗасыз базларны контрольгә алу турында хәбәр итте. Бүген шәһәрдә барлыгы 400 дән артык хуҗасыз баз бар. Яфрак яки кар белән тутырылган бу базлар халыкка куркыныч тудыра.
Шулай ук шәһәрнең Воздви́женка бистәсендә интернет мәсьәләсен хәл итүне дә максат итеп куйды.
Җыенда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Петр Тимаськов шәһәрдә һәм районда сукбай этләрне тоту буенча нинди эш алып барылуы турында сөйләде.
- Шәһәребез урамнарында сукбай этләр проблемасы белән очрашабыз. Аларның күпчелегенең кайчандыр хуҗасы булган, әмма соңыннан урамга куылган. Ел саен шәһәр территориясендә хуҗалары булмаган адашкан этләрне тоту чаралары үткәрелә, - ди Петр Тимаськов.
2022 елда муниципаль контракт буенча 252 эт тотылган. Бу эш хайваннарны саклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, югалган хайваннарны хуҗаларына кире кайтару, җәмәгать тәртибен һәм халыкның тынычлыгын тәэмин итү максатларында алып барыла.
Җыенда халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре дә катнашты һәм халыктан кергән сорауларга җавап бирде.
Халыктан кергән барлык сораулар да район башлыгы контроленә алыначак һәм якын арада хәл ителәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Коенганда, колакка кергән суны чыгарырга маташучылар еш кына зур хата ясый. Лор-табиб Игорь Маневич “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән һәм колактагы судан котылуның иң дөрес ысулын аңлаткан.
Алар кирәк! Әлмәттә һәр эшне өлкәннәр белән киңәшеп башкаралар. Районда нинди генә чара узмасын, биредә район ветераннар советы вәкилләрен очратырга була.
Гомер буе намус белән хезмәт итеп, авырлыклар алдында сынмыйча, кешеләргә игелек кылып, тормышның кадерен белеп яшәгән кешеләр һәрчак соклану уята. 90 яшен түгәрәкләгән Җәүдәт ага Латыйпов – шундый шәхесләрнең берсе.
Актанышта озак еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр. Алар арасында 60 ел бергә гомер итүче Зинфира белән Әбугали Муллагалиевлар да бар. Әлеге пар – гаилә ныклыгының, сабырлык һәм бер-береңә хөрмәтнең ачык үрнәге. Район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева бу үрнәк гаиләнең төзелү тарихы, уңышлары, балалары, оныклары турында сөйләп сокландырды.
Телефонга бер басуың җитә: барлык машиналар юл ала. Сүзебез такси турында. Җайлы бит, акчаңны түләсәң, теләгән җиргә илтеп куя. Ә рульдә кем булуы турында уйлап караганыгыз бармы? «ВТ» журналисты бер көн бары таксида йөреп, әлеге һөнәрне сайлаган кешеләр белән аралашып кайтты.
Казанның «Туган авылым» комплексында Казан мэриясе тәкъдим иткән «Алмаш гаилә» җыены узды.
2015 елда армиядә вакытта казарма җимерелеп, хәрабәләр астында имгәнеп, ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев башкаларга яшәү көче бирү белән беррәттән, сау-сәламәт, типсә, тимер өзәрлек ир-атларны уздырып яшәргә тырыша.
Бюджет акчасы нәтиҗәле тотылырга тиеш. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында искәрттеләр.
Ниндидер һөнәрдә искиткеч булуың әле синең әйбәт ир икәнеңне аңлатмый. Ул да яхшы программист иде. Әмма ир буларак поты бер тиен торырлык.
Сүзе һәм гамәле тәңгәл килгән кешеләргә гомер буе сокландым. Сер түгел, трибуналарда тел, милләт хакында ялтыравык сүзләр чәчеп, аннан төшүгә, «татар теле белән кая китеп булсын» дип сайрарга яратканнарны да очраткалыйбыз...
Фикер өстәү
Фикерегез