Түләү дигәннән, 2026 елның тагын бер зур яңалыгы – ут өчен исәп-хисап ясау тәртибе үзгәрә. Ул арада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов көннәр суыту белән халык арасында кыйммәтле счет-фактура кәгазьләреннән зарланучылар саны артуын әйтеп, мәсьәләне игътибар үзәгенә алырга кушты. Киләсе елда тарифлар ничек үзгәрәчәк?
Сәбәбе билгеле
Киләсе елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да, ике этапта – 1 гыйнвардан һәм 1 октябрьдән артачак.
– Ел башындагы индексацияләү өстәмә кыйммәткә салым ставкасының (НДС) 20 дән 22 процентка кадәр артуына бәйле, – дип аңлатты Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ренат Гайнетдинов. – Тарифларны индексацияләүнең икенче этабы исә 1 июльдән 1 октябрьгә күчерелде. Ил Хөкүмәтенең бу хактагы карары 25 ноябрьдә имзаланды. Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты, федераль закон нигезендә, 2026 елдан республика территориясендә гамәлдә булачак барлык коммуналь хезмәтләргә тарифларны раслап бетерергә тиеш.
Шул рәвешле, 1 гыйнвардан коммуналь хезмәтләргә тарифлар бөтен ил күләмендә берүк дәрәҗәдә – 1,7 процентка кыйммәтләнәчәк. Елның икенче яртысында тарифларны арттыру исә ел саен була торган индексацияләүгә бәйле. Билгеле булганча, ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны инфляция күрсәткеченә карап елга бер тапкыр – 1 июльдән арттыралар. 2026 елда исә ул 1 октябрьгә күчереләчәк. Тарифлар бер ел эчендә икенче мәртәбә әнә шул көннән артачак. Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 2026 елның 1 октябреннән алар Татарстанда уртача 13,4 процентка кыйммәтләнәчәк. Тарифлар артуның рәсми рәвештә расланган «мөмкин булган максималь тайпылыш» чиге дә бар. Ул – 4,8 процентны тәшкил итә.
Озын сүзнең кыскасы: Татарстанның Казан, Чаллы, Азнакай, Зәй, Яшел Үзән кебек 24 шәһәре, Аксубай, Балтач, Апас, Кама Тамагы кебек 17 шәһәр тибындагы бистәсе, Осиново, Столбище, Кощаково, Шәмәрдән кебек 32 авыл җирлегендә бәяләр иң күпкә – 18,2 процентка кадәр кыйммәтләнәчәк. «Шунысын да истә тотарга кирәк: бәяләр берүк шәһәр яки авылда яшәгән бөтен кеше өчен дә бертигез дәрәҗәдә артачак дигән сүз түгел. Сүз коммуналь хезмәтләр җыелмасы турында бара һәм ул кемнең һәм кайсы хезмәтләрдән файдалануына карап аерыла», – дип тә күңелгә җылы өстәргә тырыштылар яңа бәяләргә багышланган матбугат очрашуында.
Ренат Гайнетдинов тарифларның артуына китергән сәбәпләрне дә атады. Аларны исәпләгәндә, беренче чиратта Россиянең социаль-икътисадый үсеше фаразы исәпкә алынган. «Аерым алганда, табигый газга күпләп сату бәяләренең – 9,6, аны күчерүгә бәяләрнең – 11,6, электр энергиясенә бәяләрнең – 11,3, электр энергиясен тапшыруга тарифларның 15,1 процентка үсүе фаразлана. Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеш фаразында куллану бәяләре индексы 5,1 процент күләмендә билгеләнгән. Соңгысы без инфляция дип атый торган күрсәткеч инде», – диде Тарифлар комитеты җитәкчесе.
Тарифлар үсешенә китергән башка сәбәпләр арасында – киләсе елдан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 20,7 процентка арттыруны, салым законнарының үзгәрүен, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм яңа объектларны файдалануга тапшыруны атады ул.
– 2022 елның 1 декабреннән 2024 елның 30 июненә кадәр тарифлар 1,5 ел буе үзгәрмичә торды (хәтерләсәгез, 2022 елда тарифлар бер ел эчендә ике мәртәбә артканнан соң, алар 2023 елда үзгәрешсез калды. – Ред.). Әнә шул озак вакытка сузылган «катыру» тармакта икътисадый тотрыксызлыкка китерде. Оешмаларның реаль чыгымнары белән җыелган түләүләр арасында шактый зур аерма барлыкка килде. Киләсе елга фаразланган үзгәрешләр хисабына азмы-күпме тотрыклылыкка ирешә алачакбыз. Әмма бу гына да җитмәячәк, – диде Ренат Гайнетдинов.
Сүндереп йөрегез!
2026 елда түләүләргә бәйле тагын бер зур үзгәреш: ут өчен яңача исәп-хисап ясый башлаячакбыз. Киләсе елның 1 гыйнварыннан республикада, бөтен ил күләмендәге кебек үк, электр энергиясе өчен дифференцацияләнгән, ягъни куллану күләменә карап баскычлап билгеләнгән тарифлар гамәлгә керәчәк. Күпме яксаң – шул кадәр түлисең, кыскасы. Бу урында шунысын да әйтергә кирәктер: республика ут өчен тарифларны яңача исәпләүгә ил күләмендә иң соңгы төбәкләрнең берсе булып күчә.
Электр энергиясен куллану күләмен өчкә бүлгәннәр. Аларның һәркайсы өчен аерым тариф билгеләнгән.
– Иң түбәне – аена 3,9 мең кВт сәгать тәшкил итә. Моннан да күбрәк ут тотсаң, кыйммәтрәк тариф буенча түлисе. Әмма кулланучыларның 99,9 проценты аена 3,9 мең кВт сәгатьтән дә күбрәк электр энергиясе сарыф итми. Шуңа күрә алар өчен тариф гадәттәгечә калачак, – диде «Татэнергосбыт» оешмасы директоры Рифнур Сөләйманов. – Шәхси счетларны алып карасак, бүген уртача айлык куллану күрсәткече 203 кВт сәгать тәшкил итә. Тагын да тәгаенрәк итеп әйтсәк, күпфатирлы йортларда бу – аена 113 кВт сәгать, шәхси йортларда – 244 кВт сәгать.
Рифнур Сөләйманов сүзләренә караганда, аена 3,9 мең кВт сәгатьтән дә күбрәк электр энергиясен сарыф итә торган 2 меңләп шәхси счет бар. Алар өчен гыйнвардан түләү 2 дән алып 50 процентка кадәр артачак. Мондый кулланучылар күбрәк Казанда, Биектау, Лаеш, Түбән Кама һәм Тукай районнарында яши икән.
– Яңа тәртип электр энергиясен сакчыл кулланырга өйрәнү, шулай ук, көнкүреш өчен дип билгеләнгән тарифлардан коммерцияле максатларда кулланучыларга чик кую өчен кирәк. Сүз шул ук кибетләр, автосервислар, криптовалюта белән шөгыльләнүчеләр турында бара, – дип тә аңлатты Рифнур Сөләйманов. – Республикада электр энергиясеннән намуссыз куллану проблемасы бар. Югыйсә шәхси торак йортта аена 10 мең кВт сәгать электр энергиясе сарыф итүне ничек аңлатырга мөмкин? Ниндидер җиһазлар тоташтыралар, әлбәттә. Алга таба мондый эшкуарлар күләгәдән чыгарга мәҗбүр булачак.
Артык түлисегез килмәсә, күрсәткечләрне вакытында тапшырырга да киңәш иттеләр. «Мисал өчен, үзләре шәһәрдә яшәп, авылдагы йортта урнаштырылган электр энергиясе күрсәткечен күпмедер вакытка бер тапкыр гына тапшыручылар ут өчен кыйммәтрәк түләргә мөмкин. Чөнки болай түләгәндә, шактый кВт сәгать җыелачак», – диде Рифнур Сөләйманов. Ә менә күпбалалы гаиләләр күпме ут якса да, иң арзанлы тариф буенча түләячәк. Тик моның өчен исәп-хисап ясаучыларга күпбалалы гаилә таныклыгы күчермәсен алып барып тапшырырга онытмагыз.
70 миллиард сумлык хезмәт
Киләчәк өчен борчылудан туктап, бүгенгә әйләнеп кайтык. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә көннәр суытуга халыктан кыйммәтле счет-фактура кәгазьләреннән зарланучылар саны артуы турында әйтте. Бу уңайдан ул нигезсез түләүләргә юл куймаска һәм хаталар ачыкланган очракта тиз арада тиешле чаралар күрүне тәэмин итәргә кушты. «Халыкка барысын да тыныч кына аңлатып бирергә кирәк. Бу – безнең эшебез», – диде Татарстан Рәисе.
Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин сүзләренә караганда, бу елның 11 аенда инспекциядә халыктан килеп ирешкән 22 542 мөрәҗәгать теркәлгән.
– Аларның һәр унынчысы диярлек, алдан ук әйтергә кирәк, бу – күп түгел, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә бәйле. 1332 очрак буенча тикшерү үткәрдек. Аларның 86 сы буенча, чыннан да, закон бозу ачыкланды, – диде Александр Тыгин.
Тагын бер сан: бу елның 11 аенда республикада яшәүчеләргә коммуналь хезмәтләр өчен дөрес исәпләнмәгән 42,8 миллион сум акчаны кире кайтарганнар. Бик күп кебек яңгыраса да, гомуми казаннан чыгып карарга киңәш итә белгечләр. «Татэнергосбыт» оешмасы мәгълүматларына караганда, татарстанлылар коммуналь хезмәтләр өчен елына 70 миллиард сум (!) тирәсе акча түли.
Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе мисал да китерде: 60 квадрат метрлы торак өчен коммуналь хезмәтләргә уртача 3,5–4 мең сум түләү артык сорау уятырга тиеш түгел.
Ноябрь өчен кыйммәтле счет-фактура кәгазе килде, дип зарланучыларга да җавап бар. «Октябрьдә уртача һава температурасы 10 градус җылы тәшкил иткән, ә ноябрьдә – 5 градус җылы. Өстәвенә көзнең соңгы аенда исәп-хисап чоры 5 көнгә күбрәк булган», – дип аңлатты Рифнур Сөләйманов. Белеп түләгез!
Тарифлар күпмегә арта?
Электр энергиясе. Газ плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында яшәүчеләр өчен фаразланган тарифлар: 1 гыйнвардан – 5,82 сум, 1 октябрьдән – 6,47 сум. Электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында: 1 гыйнвардан – 4,96 сум, 1 октябрьдән – 5,82 сум. Авылда яшәүчеләр өчен: 1 гыйнвардан – 4,26 сум, 1 октябрьдән – 4,85 сум.
Газ. 1 гыйнвардан зәңгәр ягулыкның бер куб. метры бәясе 8,55 сумга җитәчәк, 1 октябрьдән 9,28 сум булачак.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару. Көнбатыш зонада (Казан һәм республиканың 21 районы) «УК «ПЖКХ» ҖЧҖ тарифлары күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә 1 гыйнвардан бер кешедән – 119,66 сум, 1 октябрьдән – 131,51 сум. Шәхси йортта яшәүчеләргә 1 гыйнвардан – 129,81 сум, 1 октябрьдән – 142,66 сум. Көнчыгыш зонада (Чаллы һәм республиканың 22 районы) «Гринта» ҖЧҖ тарифлары күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә 1 гыйнвардан бер кешедән – 122,95 сум, 1 октябрьдән – 135,13 сум. Шәхси йортта яшәүчеләргә 1 гыйнвардан – 133,37 сум, 1 октябрьдән – 146,58 сум.
Татарстанда халыкка ярдәм итү максатыннан, ташлама-субсидияләр бирү каралган. Мондый ярдәмгә, социаль нормалар һәм нормативларны исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләр өмет итә ала. Субсидия рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәрергә кирәк. Ул ярты елга билгеләнә, аннары яңадан документлар тапшырасы булачак. Тагын бер шарт – торакның мәйданы. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрсәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә исә 17 квадрат метр тәшкил итә. Шуны истә тотыгыз: коммуналь түләүләр буенча бурычлары булганнарга субсидия бирелми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез