Әмма исерткеч эчемлекләр куллануга, хәмергә бәйлелек мәсьәләсенә һәм аек тормыш рәвешен популярлаштыруга игътибар юнәлтүнең артыгы юк, ди белгечләр.
– Кеше менә бүгеннән алкоголик булды дип әйтү мөмкин түгел. Аның билгеле бер күчеш ноктасы да юк. Элек сирәк кенә була торган эчүләр ешая, системалы рәвешкә күчә. Аннары туктый алмыйча, атналап эчү башлана. Гаилә дә, эш тә икенче планга күчә, эчүдә контроль югалта, – дип, эчкечелекнең беренче билгеләрен Татарстан клиник наркология диспансерының икенче хатын-кызлар бүлеге мөдире Җәүдәт Сәйфетдинов санап күрсәтте.
Табиб хатын-кыз эчкечелегенә бәйле кайбер уйдырмаларны да кире какты. Яшерен-батырын түгел, шешә белән дуслашкан хатын-кызны дәвалау күпкә катлаулырак дигән фикер халык телендә үзенә күрә бер кагыйдәгә әйләнеп бара.
– Дөресен генә әйткәндә, ир-атлар да, хатын-кызлар да бер үк төрле дәвалана. Гүзәл затларның хәмер белән дуслашуында башка катлаулырак ягы бар. Ирләр эчсә, бу гадәти күренеш кебек. Ә менә хатын-кызның, әни кешенең эчүен бернинди кысага да сыймаслык гайре табигый хәл итеп кабул итәбез. Шуңа да алар еш кына моны яшерә, шундый хәлгә калуларын үзләре дә инкарь итә, – дип аңлата Җәүдәт Сәйфетдинов. – Бергә яшәп тә, ирләре хатыннарының алкоголизмнан интеккәннәрен белмәскә дә мөмкин, карават астында, шкаф эчендә буш шешәләр тапкач кына уйлана башлыйлар. Әмма ул инде шактый соң була. Дәвалауны катлауланган стадиядән башларга туры килә безгә. Шушы сәбәпләр дәвалану һәм реабилитация вакытын озайта. Хатын-кызны да эчкечелектән дәвалап була. Вакыты гына озаграк.
Татарстанда социаль яктан куркыныч хәлдә дип исәпкә куелган гаиләләрнең (СОП) һәрберсендә исерткеч эчемлекләр кулланалар. Ул гаиләләрнең һәр унынчысында балигъ булмаган балалар да хәмергә үрелгән.
– Исерткеч эчемлекләр кулланучы үсмерләр саны 2 процентка артты быел. Әмма бу күбрәк эчә башладылар дигән сүз түгел әле. Профилактика чаралары нәтиҗәсендә бу юлга басучы үсмерләрне күбрәк ачыклыйбыз хәзер, аларга вакытлы ярдәм күрсәтәбез, – дип, матбугат очрашуында Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова саннарга ачыклык кертте.
Үсмерләр турында сөйләшкәндә, тел әйләнмәсә дә, «балалар эчкечелеге» сүзенә дә кагылмый мөмкин түгел. Хәмер тозагына эләгүчеләр арасында 12 яшьлек балалар да очрый. Аларда да инде бәйлелек барлыкка килгән җан әрнеткеч язмышлар бар. Балаларда әле баш мие дә формалашып бетмәгән. Шушы яшьтә алган зыян киләчәккә тотрыксыз нигез булып тора. Балачакта башланган дуслык 20–25 яшькә бик зур үзгәрешләр китереп чыгара. Бала бер тапкыр аз градуслы эчемлек кулланып караса да, тиз арада бәйлелек барлыкка килә. Бездә булмас, димә, баланың гаилә хәленә дә бәйле түгел бу, ди андый балалар белән эшләүче табиб-психологлар.
Эчкечелек куркынычы олыларга да яный. Пенсиягә китеп, үзләрен кирәксез тоя башлаган 60 яшьлекләр дә, инде 85 яшькә җиткән өлкәннәр дә шешәгә үрелә. Сәбәпләре төрле: эшсезлектән интегә, якыннары юк, булса да аралашмыйлар, ә менә нәтиҗәсе бер үк – гомер азагы шешә төбендә тәмамланырга мөмкин.
– Бер пациентым бар. Ире белән икесе дә пенсиягә чыгалар, ире үзенә шөгыль таба, нидер эшли, хуҗалыкта вак-төяк йорт хайваннары тота башлый. Ә хатыны югалып кала, үзен кирәксез хис итә һәм эчә башлый, – ди Җәүдәт Сәйфетдинов. – Дәвалау этаплап башкарылса гына көткән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Реабилитация этабы аеруча мөһим дип әйтер идем. Аны узмаган кеше яңадан безгә эләгәчәк...
Исерткеч эчемлекләрне авыр тормыш хәленә калганнар гына эчә дип уйлау да – ялгышлык. Җенескә дә, яшькә дә, хәлле булуга да карамый. Барыбызны да берләштергән бер әйбер бар – барыбыз да гаиләдән чыгабыз, ди психолог Лилия Зайцева.
– Ниндидер сәбәпләр аркасында бала гаиләсендә стрессны җиңәргә, хисләрен күрсәтергә, конфликтларны хәл итәргә, ярдәм сорарга өйрәнмәсә, эчке киеренкелекне ул башка юл белән чыгарачак. Үсмерләр белән эшләгәндә беренче тапкыр кайчан татып карадың дип кызыксынам. Кыюлык өчен, кызлар йә егетләр белән аралашу җиңелрәк булсын өчен, компания мине кабул итсен өчен, дип җавап бирәләр. Ягъни үсмер моны кемнеңдер игътибарын җәлеп итәр өчен эшли, – ди Лилия Зайцева.
Матбугат очрашуында белгечләр тагын бер замана чиренә тукталды. Тормышында кызык эзләп йә күңелсезлектән арыну өчен допинг, ягъни энергетиклар белән мавыгучы яшьләр саны арта.
– Стресстан арыну, тормыш кызыклы булсын өчен допинг кирәкми. Кешенең бөтен кирәкле психологик ресурслары үзендә бар. Әгәр дә балада шундый мавыгулар барын сизәсез икән, наркодиспансер психологларына консультация узарга килсәгез була. Баланы исәпкә алалар дип курыкмагыз, барысы да аноним, бушка. Аралашканнан соң, кирәк дип тапса, психолог дәвалау киңәш итәргә мөмкин. Оялмагыз, курыкмагыз, кеше нәрсә әйтер дип борчылып, баланы корбан итмәгез, – диде психолог.
Мәктәптә бар да яхшымы? Ашадыңмы? Дәресләреңне әзерләдеңме? Искә төшереп карагыз әле. Соңгы арада балагыз белән менә шундый «дежур» сораулардан кала тагын нәрсә хакында аралашасыз? Хәтерләмәсәгез, бүген үк нидер үзгәртергә вакыт. Һәм... тагын бер киңәш. Шалтыратып, бүген үк әти-әниегезнең хәлен белегез әле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез