Газетага язылу

Җәйге бакча: баланы кая куярга?

Баланы кая куярга? Җәй айларында бу сорау эшкә йөрүче һәр әти-әнине борчый. Мәктәп яшендәгеләрне җәйге лагерьга җибәрергә мөмкин. Балалар бакчасына йөрүче сабыйларга кая барырга?

Җәйге бакча: баланы кая куярга?

Бакчага – ремонт, ә тәрбиячеләргә ял кирәк. Шуңа да аларның бер-ике айга ябылуы – табигый хәл. Әби-бабай ярдәме тими калмас, әмма мондый бәхеттән мәхрүм булганнар кемнән ярдәм көтсен? Эшне ташлап, бала белән бергә ял итәргә каламы? Шул сорауларга җавап эзләдек.

Балага да ял кирәк

Балалар бакчасының җәйге чорда ябылуына аптырыйсы юк анысы. Бүлмәләргә косметик ремонт ясала, җыештыралар-төзәтәләр, вентиляция системалары тикшерелә. Моннан тыш, хезмәткәрләр дә ялга китә. Хәер, кайбер бакчаларда дежур төркемнәр булдырыла, әмма һәркайсында да түгел.

Берни әйтеп булмый, тәрбиячеләр дә ялга мохтаҗ. Берьюлы 20–30 балага икенче әни булып кара син: көйләргә дә, сөйләргә дә туры килә.

Кукмара районының Аш-Буҗи авылы бакчасында 50 бала тәрбияләнә. Быел ничә елга беренче тапкыр ике төркемне дә ябып, ай ярымга җәйге ялга киткәннәр. Сәбәбе гади: хәзер тәрбиячеләрне вакытлыча эшкә җәлеп итү кыенга туры килә.

– Мин 2010 елдан бирле балалар бакчасы мөдире вазыйфасын үтим, 2018 дән Аш-Буҗи авылы балалар бакчасын җитәклим. Мин эшләгән елларда бер тапкыр да ике төркемне ябып, җәйге ялга киткән булмады. Бер дежур төркем калдырып, алышынып эшләдек, – ди бакча мөдире Айгөл Галимҗанова. –Бакчага йөрүче балаларга да бераз ял кирәк, дип уйлыйм мин. Ел буе ялсыз эшләүгә тиң бит бу. Кече яшьтәге балалар өчен шәһәр һәм район үзәгендә җәйге ялны үткәрү мөмкинлекләре күбрәк. Ә авыл җирендә әби-бабай, әти-әни кочагында тәрбияләнү, эш һәм хезмәткә өйрәнү мөһим.

Кайбыч районының Кошман авылы балалар бакчасы җитәкчесе Айгөл Кадыйрова да бу сүзләр белән килешә. Анда бүген 30 бала тәрбияләнә. Ә бакча җәй айларында да эшләвен дәвам иттерә.

– Балалар бик яратып йөри, шуңа да балалар бакчасын җәйгә туктатмыйбыз, – ди ул. – Әлбәттә, тәрбиячеләрне ял иттерәсе килә. Әз генә ял итсәк тә, яңа көчләр туплыйбыз бит. Шуңа күрә җәй айларында аларны алыштырырдай кешеләрне эзлим. Әмма аларны табу кыен. Шөкер, быел бер студент һәм укытучы кыз ярдәмгә килде. Тәрбиячеләр ял иткәндә, балалар ышанычлы кулларда.

Авылда булмаса, районда бар

Балалар өчен җәй «ял» сүзе белән тиңдәш. Бакчага йөрүче сабыйларга да андагы «эш» турында онытып, бераз хәл алу кирәк, дип саный Татарстанның атказанган артисты, дүрт бала әнисе Ландыш Нигъмәтҗанова.

– Балаларның берсен дә җәй айларында бакчага йөртмәдек. Җыелышып, авылга кайтып китә идек. Һаман да шулай. Анда алар «хезмәт» төшенчәсенең мәгънәсен аңлап үсә, – ди ул.

Ә авыл җирендә яшәгәннәргә нишләргә? Мәсәлән, Арча районының Казанбаш авылы бакчасы җәй айларында бөтенләй эшләми. Әти-әни баласын башка авыл яки район бакчаларына йөртә. Йөртмәс иде, янда әби-бабай юк, ә үзләренең эшкә барасы бар.

– Балалар бакчасы җәен дә эшләр иде, төркем җыелмый. Җәен бала ял итсен, хәл алсын, дип саный ата-ана. Үз вакытын да балаларга сарыф итәргә тырыша. Алар белән сәяхәт итәме, әби-бабай яисә апа-абыйлар карамагында калдырамы, анысы – һәркемнең үз эше, – ди бакчага улын йөртүче Зәлинә Галиева (исеме үзгәртелде. – Авт.) – Мин дә, ирем дә эштә, аны калдырыр кешебез юк. Шуңа күрә өч айга аны Арча балалар бакчасына урнаштырдык.

Зәй районында бер генә балалар бакчасы да җәйге ялга китми икән менә. «Алтынчәч» бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина фикеренчә, баланы бүтән җирдә калдыру мөмкинлеге булмаганда, алар ярдәмгә килә.

– Без беркайчан да әти-әниләрне җәй көне балаларын бакчага йөртмәскә мәҗбүр итмибез. Әлбәттә, балага да каникул, ял кирәк, бу турыда педагоглар тиешенчә аңлата һәм күп кенә ата-ана, әлеге сүзләргә колак салып, җәйге чорда бер ай булса да баласын бакчага йөртми. Әмма бу мәҗбүри түгел. Калдырыр мөмкинлеге булмаганда, җәй буе бакчага йөри алалар. Без җәйге чорда сәламәтләндерү юнәлешенә аерым игътибар бирәбез, күбрәк урамда уйнатабыз, су, ком, һавага бәйле процедуралар кертәбез. Капиталь ремонт барган очракларда балаларны башка бакчаларга күчереп тору мөмкинлеге каралган, – ди Ләйлә ханым.

Бакчадан кала Зәйдә төрле клублар эшли, шулай ук шактый еллар инде «Ишегалды лагере» проекты тормышка ашырыла. Күпкатлы йортлар ишегалларында балалар белән төрле чаралар оештыралар, уйнаталар, биетәләр. Кызыклы чараларның да иге-чиге юк. «Авылларга килгәндә, Александр Бистәсе, Кадер, Сәвәләй авылларында «Ура, авылга!» проекты эшли. Авыл балалары һәм кунакка кайткан балаларның буш вакытларын кызыклы һәм файдалы үткәрүне оештыралар», – ди Ләйлә Мостафина. Әлеге проектларның күп кенә районнарда уздырылуы сөендерә. Баласы белән бергә мондый чараларда катнашырга мөмкинлек табучы ата-аналарның булуы бигрәк тә.

Сораштыру

Балаларыгызның җәе ничек үтә?

Рамил Хәйретдинов, җырчы:

– Кызыбыз Әминә белән улыбыз Салават җәй башында ук «Сәләт» лагереның «Тел» юнәлешенә бардылар. 18 көн буе бергә рәхәтләнеп татар мохитендә ял иттеләр. Аллаһка шөкер, алар икесе дә татар телендә сөйләшә. Лагерьдан соң элек кулланмаган татар сүзләрен дә кулланып сөйләшә башладылар. Өстәмә рәвештә аларга төрек, испан, инглиз телләрен дә өйрәткәннәр. Икесе дә төрек теленә дә гашыйк булып кайтты. Гомумән, балаларның җәйге ялларының һәр көне билгеләнгән. Улыбыз Салават мәгърифәт үзәгенә йөри башлады. Тиздән Әминә дә барачак. Моннан тыш, Салават футбол түгәрәгенә дә йөри, аңа да вакытыбыз бүленгән. Җәйләре кызу һәм тыгыз булса да, бер-ике атнага әби-бабай янына, тормыш иптәшем Рамиләнең туган авылына кайтырга исәп бар. Үзем Казан егете булсам да, бала чакта өч ай буе дәү әти һәм дәү әни янында авылда ята идем. Авыл мохите шулай ук мөһим.

Камилә Һидиятова, сатучы:

– Авылда яшибез. Ирем дә, мин дә көн саен эштә. Олы улыбыз мәктәп яны лагерена йөрде, июль аенда Казанныкына барачак. Августта әби-бабай янында булыр дигән план бар. Кече улыбыз авылдагы балалар бакчасына йөри. Аллаһка шөкер, садик эшли, ялга туктамый. Әти-әниләр: «Балаларны безгә китерегез», – дисәләр дә, ике баланы да карап бетерү ай-һай кыен бит ул. Алар тик тормый, гел хәрәкәттә.

Сафия Камалиева, декрет ялындагы шәфкать туташы:

– Олы кызыбыз сентябрьдә мәктәптә бара. Шуңа да карамастан, балалар бакчасына йөртәбез әле. Районыбызда андый мөмкинлек каралган. Мин кечкенә бала белән ялда. Ул күбрәк игътибар сорый, шуңа күрә балалар бакчасына йөртү мөмкинлеге булу – бик зур ярдәм. Өйдә телевизор карап ятканчы, иптәшләре белән уйный, күрешә. Август аенда исә мәктәпкә әзерләнә башларбыз, дип уйлыйм.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре